Укучыларның чираттагы кунаклары җирле әдипләребез Вахит Галиев, Рафаил Газизов, Рәим Гобәев, Рәсимә Галиева, Вәрис Гали һәм Гөлнур Васыйлова булдылар. Аларга, тормыш юлларына һәм иҗатларына кагылышлы, кызыклы сораулар да әзерләнгән иде. Рафаил Газизов татар әдәбиятының башка милләтләр һәм илләр әдәбиятлары арасында тоткан урыны зур булуы, районның үзе җитәкләүче “Хәтер“ фонды башкарган эшләр турында сөйләде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы елы булгач, сүз күбрәк сугыш темасы тирәсендә барды. Вахит Галиев Бөек Ватан сугышы елларында күргәннәрен, әтисе шахталарда эшләгән чакта немец самолетларының үзләрен бомбага тотуларын, бик авырлык белән генә туган якларына кайтып җитүләрен хәтерендә яңартып алды. Рәим Гобәев сугыш елларында, әтисе фронттан яраланып кайткач туган. Фронтовик авылдашларына багышлап китап әзерләгән икән. Рәсимә Галиева, Вәрис Гали, Гөлнур Васыйлова иҗаты да укучыларда зур кызыксыну уяткан.
Укучылар үзләре дә очрашуга шигырьләр, җырлар, биюләр әзерләгәннәр иде. Мәктәптә үзләре каләм тибрәтүче укучылар да булуы тагын да сөенечле. Фәридә Ибраһимованың былтыр мәртәбәле конкурсларда җиңүләр яулаганы булды. Илмир Сәмигуллин, Аида Губьянова, Фәридә Ибраһимова очрашуда моңлы җырларын бүләк иттеләр. Зәйтүнә Мәхмүтова җитәкчелегендә укучылар Туфан Миңнуллинның патриот шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган “Моңлы бер җыр“ пьессасыннан өзек сәхнәләштерделәр.