Композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә укучы Аделия Нәбиуллина өченче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Бу уңышка сәләтле кыз башкалабыз Казанда җөмһүриятебезнең төрле төбәкләреннән җыелган 200дән артык бала катнашында узган балалар һәм яшүсмерләр иҗатының республика фестиваль-конкурсында иреште. Мәртәбәле жюри аның чыгышына “Фольклор сәнгате. Вокал. Категория “А“ номинациясендә шундый бәя бирде. Сәнгать мәктәбенең тагын бер укучысы Гөлшат Нигъмәтуллина дипломант исеменә лаек булды. Балаларны фестивальгә әзерләүдә югары һөнәри осталык күрсәткәннәре өчен учреждение укытучылары Рөстәм Гыйниятов белән Марина Квасникова да диплом белән бүләкләнделәр.