“Берсут“ җәнлек совхозы“ җваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Виталий Муллин сүзләренә караганда соңгы ике елда безнең тиреләрне сату кыенрак бара. Җәмгыятьнең бүгенге көндә даими клиентлары да аз түгел инде. Җитештерелгән тиреләргә соңгылары килешү нигезендә акчаны график буенча түлиләр. Скандинавия тибындагы кыска йонлы тиреләргә сорау артканлыктан, предприятие узган елдан бирле чит илдә җитештерелгән тиреләрдән калышмый торган кыска йонлы чәшкеләр алу өстендә эш алып бара. Әлеге максатлар өчен 9 миллион сумнан артык акча тотылган. Былтыр Тверь өлкәсендәге җәнлек совхозларыннан 1000 баш скан блэк, шул кадәр күләмдә америка тибындагы буаз ана чәшкеләр алганнар. Болар өчен 3420 мең сум акча сарыф ителгән. Ставрополь краеннан кайтартылган мең баштан артык көмеш-зәңгәрсу төсендәге, хедлунд, скан блэк токымлы җәнлекләр дә җәмгыятьтә кыска йонлы тире җитештерү өчен мөмкинлекләрне арттырачак. Илдәге нкътисадый кыенлыкларга карамастан, предприятие үз кыйбласыннан читләшми. Былтыр 65205 баш чәшке, 756 баш ак төлке һәм 14400 баш төлке үстергәннәр. Бүгенге көндә предприятие фермасында калган җәнлекләрне каплату төгәлләнеп килә. Чәшкеләрне менә икенче ел инде яңа ысул белән каплаталар. Аналар теләккә тиз килсен өчен аларга махсус укол кадатыла. Бер атнадан аның нәтиҗәсе күренә. Җәнлекләрне азык-төлек белән тәэмин итүдә дә әлегә каршылыклар очрамый. Елга 3 мең тонна ит-балык ашамлыклары кирәк. Аларга бәяләр 20-30 процентка арткан. Хәзерге вакытта суыткычларында 500 тонна чамасы ашамлык бар. Кышкы айларда, баш саны сугымнан соң ким булу сәбәпле, көндәлек ихтыяҗ 5-6 тонна тәшкил итсә, җәен бу 20-25 тоннага җитә. Балыкны Мурмансктан, ит ашамлыкларын илнең төрле шәһәрләреннән ташуларын истә тотсак, җәнлек тиресенең , чыннан да, “йомшак алтын“га әверелүенә ышанмый хәлең юк. Итле-сөякле онны Алабуга ирекле икътисадый зонасындагы бер заводтан кайтаралар. Элек аны чит илдән керткәннәр. Үзебездә әлеге онның җитештерелүе азмы-күпме булса да отышлы.
Базар үз шартларын куйса да, җәмгыятьтә финанс тотрыклылыгы хөкем сөрә, дисәң дә ярый. Бүген аларның салымнар, башка җаемнар буенча бурычлары юк. Хезмәт хакын да вакытында биреп баралар. Йөзгә якын кешене (шуларның 30ы төп җәнлек караучылар) эшле иткән предприятиедә уртача хезмәт хакы айга 19-20 мең сум тәшкил итә. Моннан тыш җәмгыятьнең генераль директоры Николай Кириллов иганәчелек ярдәмен дә кызганмый. Урманчы авылы чиркәве тулысынча җәмгыять хисабына тотыла. Узган ел Александр атакайга район җитәкчелеге һәм предприятие булышлыгы белән йорт салынган. Кыскасы, иман йорты, бәйрәмнәр, төрле спорт уеннары белән бәйле буңлган чаралар өчен 2014нче елда 700 мең сум чамасы иганәчелек ярдәме күрсәтелгән.