Түбән Ушмы авыл җирлегендә 2 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм 39 тыл ветераны яши. Бу атнада Түбән Ушмы мәдәният йортында ветераннарга юбилей медале бирү тантанасы уздырылды.
Тантанада Мамадыш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Ильнар Фәнил улы Хафизов, авыл башкарма комитеты җитәкчесе Наил Салих улы Фатыхов, җирлекнең эре инвесторы эшмәкәр Рифат Мәхмүт улы Мотыйгуллин катнашты.
Ветераннарга авыл үзешчәннәре көче белән концерт программасы әзерләнде.Танатана Түбән Ушмы балалар бакчасында чәй табыны артында дәвам итте.