Җир татлы йокыдан уянганда, табигать сихри яшеллеккә төренергә әзерләнгән мәлдә дөньяга аваз сала Тәнзилә. Гади колхозчылар Мирсәет абый белән Саимә апа гаиләсендә өченче бала була ул.
Ул бәхетле: аның абыйсы, апасы, энесе һәм сеңлесе бар. “Кечкенәдән укытучылы уйный идек. Безнең авылда укытучы белән медсестрадан башка профессияне белмиләр иде дә,” – дип искә ала ул балачагын. Шул яшьлек хыяллары аны Арча педагогия училищесына алып килә. Ара ерак, еш кайтып йөри алмый, шуңа бөтен көчен тырышып укуга бирә. Югары белем алу турында да онытмый, училищены тәмамлау белән, читтән торып, Казан дәүләт педагогия институтының филология факультетына укырга керә, татар теле укытучысы белгечлеге ала.
Кулына диплом алган яшь, энергияле белгеч күз күрмәгән, колак ишетмәгән Кече Сон авылына башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгеләнә. Ә монда аны көтеп кенә торганнар – пенсиягә китүче Фәүзия апа урынына мөдир итеп билгелиләр. Тәнзилә Мирсәетовна җиң сызганып эшкә тотына: җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, үзешчән сәнгатьтән дә читтә калмый. Авылдагы бер концерт-театр да аннан башка узмый. Ягымлылыгы, аралашучанлыгы, ярдәмчеллеге, туры сүзлелеге, гаделлеге белән авыл халкы арасында ихтирам казана ул. Сөйгән ярын да Кече Сонда таба Тәнзилә Мирсәет кызы. Авылның уңган, булган, тырыш, акыллы егете Рифгать Сәйфуллин белән гаилә корып җибәрәләр, йорт төзеп, башка чыгып, гомер итә башлыйлар. Мәхәббәт җимешләре булып ике кыз, бер уллары туа. Кызлары Фәнзия белән Рузия югары белем алып, хәзерге вакытта бәбиләр үстерәләр. Улы Ранис – 11 сыйныф укучысы. Балалары да әти-әниләренә охшаганнар, тырышлар, уңганнар. Бүгенге көндә Тәнзилә Мирсәетовна – өч оныкның яраткан әбисе. Бер бөтен булып, берсен – берсе тулыландырып, аңлашып, санлашып яшиләр Сәйфуллиннар.
Кече Сон авылында урта мәктәп эшли башлагач, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгелиләр аны. Ул монда барлык сәләтен, көчен, белемен эшкә җигә. Аннары укыту эшләре буенча директор урынбасары – директорның алыштыргысыз уң кулы була. Бераздан үзен директор вазыйфасына тәкъдим итәләр. Нинди авырлыкны үз өстенә алганын аңласа да, Тәнзилә Мирсәетовна сер бирми, утыз кешелек коллективны җитәкли башлый. Аның уңышлары турында күп санлы Грамоталары, Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары сөйли. Алар арасында иң кадерлесе – 2012 елда Татарстан фән hәм мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелгәнедер, мөгаен.