Авыл хуҗалыгы ярминкәләре республиканың шәһәр һәм район үзәкләрендә 1нче майга кадәр үткәреләчәк. Мондый бурычны Татарстан премьер-министры Илдар Халиков куйды. Хөкүмәт җитәкчесе әйтүенчә, кризис чорында әлеге чараларның әһәмияте аеруча зур. Билгеле булганча, ярминкәләрдә күп кенә продукциягә бәя бермә-бер түбәнрәк куела.
Шимбә көнне шђџђребездђ чираттагы авыл хуќалыгы ярминкђсе узды. Сәүдәне гадђттђгечђ, иртђнге сђгатьлђрдђн њк башладылар. Ит һәм сөт продукциясе сатучы эшмәкәрләр янында чиратлар да хасил булган иде. Нурия апа Кәримова авыл хуҗалыгы товарларын бары тик ярминкәләрдә генә алам, дип сөйләде.
-Бер генә ярминкәне дә калдырмыйм. Мондый чараларны оештыручыларга рәхмәт. Гел свежий әйберләр генә була. Әзрәк бәяләрне дә төшерәләр.
Фермерлар өчен дә мондый чаралар бик кулай икән. Яћа Очадан килгән Валерий Прокопьев әнә шундый фикердә. Алып килгән продукция һәрвакыт бер-ике сәгать эчендә сатылып бетә,- диде ул.
-Киләчәктә гаилә фермамны тагын да киңәйтергә ниятлим. Савым сыерларның баш санын 50гә җиткерергә исәп бар. Башлангыч чорында район һәм республика җитәкчелегенең ярдәме зур булды. Район башлыгы төзелеш материаллары белән булышты, Татарстан бюджетыннан 500 мең сум бирделәр. Фермерлык белән шөгыльләнә башлавыма үкенмим.
Махсус комиссия сәүдә рәтләрен игътибар белән карап, йөреп чыкканнан соң, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов ярминкәнең бик оешкан төстә үтүен, ассортиментның мул, бәяләрнең кулай булуын ассызыклады.
Ә районыбызның берничә авыл җирлеге һәм фермерлар бу көнне башкалабыз Казанда оештырылган ярминкәдә катнашты.