1945 елның 9нчы мае кояшлы, матур көн булып истә калган. Ул чакта миңа өч яшь иде. Без әни белән урамда йөри идек. Шул вакытта ул миңа: “Сугыш беткән. Кайберләрнең әтиләре кайтыр, ә синең әтиең кайтмас инде,“–диде.
“Мамадыш районы Түбән Ушма авылында 1911нче елны туган Сәләхетдин Мөхәммәтшин сугыш башлангач китеп, 1941нче елның ноябрь аенда хәбәрсез югалды,“–дигән хәбәр безгә инде килгән булган. Ләкин мин әле күп еллар әтине көттем, аның кайтачагына ышанып йөрдем. Мин 1942нче елның башында туганмын. Әтине бер вакытта да күргәнем булмаса да, аны төшләремдә күрә идем.
Әтием Сәләхетдин Мөхәммәтшинның ике абыйсы булган. Алар өч бертуган бик тату яшәгәннәр, тәртипле булганнар. Өчесе дә гармунда уйнаганнар. Әтинең үз куллары белән тимердән ясалган уфалла арбасы, җыелма тимер караваты, матурлап кырып эшләгән агач өстәле безгә озак хезмәт итте. Өлкән абыйсы Фатыйх сугышка кадәр авырып үлгәч, аның исемен миңа куйганнар. Ә уртанчылары Ситдыйк абый Бөек Ватан сугышында катнашып, Мурманск шәһәре янында һәлак булган. Әтинең сугышка бармаска броне да булган. Ул Мамадыш спирт заводында механик ярдәмчесе булып эшләгән. Ә спирт – кораллы көчләр өчен кирәкле чимал саналган.
Бөек Ватан сугышына безнең нәселдән ике дистәдән артык ир-егет киткән. Шуларда бер туганыбыз – Хафизовка авылында яшәүче Хәсән абый Шәрәфетдинов кына исән-имин әйләнеп кайткан. Быел, Аллага шөкер, 90 яшен тутыра.
Әтиебез сугышка китеп бер ай узгач, бер апам, ике абыем, эчләре авыртып ике көн яталар да, үлеп китәләр. Аларның өчесен бер көнне күмәләр. Хәзер уйлыйм да, әни бу кайгыларга ничек түзде, йөрәге ничек чыдады икән дип, хәйран калам. Сугыш башланыр алдыннан әтисе үлгән, өч нарасые вафат булган, ире фронтта билгесез югалган, ике энесе ятып калган, бер энесе ФЗОга алынып, шахта шартлап янып үлгән. Без, әтисез үскән балалар, әтиле балаларга кызыгып, көнләшеп карый идек. Алар бездән бер-ике башка өстен булдылар. Сугыштан кайткан әтиләр балаларын тәрбияләделәр, укыттылар. Ә безне нужа тәрбияләде. Нигәдер Хөкүмәтебез дә сугыш кырларында һәлак булган, гомерләрен биргән солдатларның ятим үскән балаларын искә алмады. Кан койгыч сугышлар тагын кабатланмасын иде!
Рәсемдә: Өч бертуган Мөхәммәтшиннар: Сәләхетдин, Фатыйх һәм Ситдыйк.