Медицина хезмәткәрләре Спартакиадасы

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе

Медицина хезмәткәрләре башка төбәкләрдән килгән коллегалары белән бил алыша. “Олимп“ спорт-сәламәтләндерү комплексында әлеге тармакта эшләүчеләр арасында спартакиада үтте. Ак халатлылар барлыгы 6 төр буенча көч сынаштылар.

 

Мамадышта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина учреждениеләре арасында баручы спартакиаданың зона бәйгеләре үтте. Аларда безнекеләрдән тыш  Тукай, Теләче, Әгерҗе һәм Менделеевск районнарының сәламәтлек сагында торучылары иң көчле коллективны барлау өчен җыелдылар. Ак халатлылар спортның алты төре буенча көч сынаша.

Шунысы сөенечле, мамадышлылар башка районнардан килгән коллегаларына үзләренең спорттан аерылыгысыз икәнлекләрен исбатладылар. Зона ярышларының нәтиҗәләре әнә шуны раслый. Йөзү буенча эстафетада безнекеләргә тиңнәр булмады.

Җиңел атлетика эстафетасында гүзәл затларыбыз дистанцияне җилдән җитез узып, финиш сызыгын беренче булып киссәләр, ир-егетләребез өченче урында.

Волейболдан ике командабыз да пьедесталның югары баскычына күтәрелде. Шахмат бәйгеләрендә мамадышлыларга Әгерҗе һәм Менделеевск районы ак халатлыларын алга уздырып, өченче урын белән канәгатьләнергә туры килде.

Өстәл теннисы бәйгеләрендә ир-атларыбыз – беренче, хатын-кызлар икенче булдылар.

Бау тартышуда хатын-кызларыбыз да, ир-егетләребез дә финалда Әгерҗе районыннан килгән коллегалары командалары белән көч сынаштылар һәм җиңү яуладылар.

Шул рәвешле, Мамадыш районы медицина хезмәткәрләре гомумкоманда беренчелеген отты һәм Спартакиаданың финал бәйгеләрендә катнашу хокукын яулады.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International