Мамадышта Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алу буенча эш планнары каралды. Бу истәлекле һәм мөһим вакыйгага нибары 1 айдан аз гына артык вакыт калып бара. Киңәшмәдә искәртүләренчә, шушы кыска гына вакыт эчендә сугыш ветераннары өчен күп нәрсәне эшләп өлгерергә кирәк һәм, әлбәттә, әлеге чара кысаларында яшь буында патриотик тәрбия бирү мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.
Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, шәһәребезнең үзәк мәйданында берьюлы 3 акция узды. “Зарядка яса“, “Без спорт яклы“ һәм “Мин татарча сөйләшәм“ дип исемләнгән чаралар.
1нче апрельдән санитар чистарту ике айлыгы да старт алды. Ул ике этаптан торачак. Төп эшләрне инде Җиңү бәйрәменә кадәр үк төгәлләү бурычы тора. Бу хакта әлеге айлыкны оештыру һәм үткәрү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә хәбәр иттеләр.
2015 нче елның 8 нче апрелендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә туу турында 100 нче актлар язмасы теркәлде. Елның 100 нче таныклык иясе - Мамадыш шәһәренең яңа гражданы Сәмирә Нугуманова.
Быелның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Мамадыш районы сөт җитештерү күләме ягыннан республикада лидерлар исемлегендә кала. Барлыгы 13,2 мең тонна продукция савып алынган. Әлеге мәгълүматларны Татарстанның Хөкүмәт йортында узган атналык киңәшмәдә җиткерделәр. Биредә шулай ук капиталь ремонт һәм төзелеш программаларының тормышка ашырылу дәрәҗәсе анализланды.
Шәһәребезнең хезмәт коллективлары арасында үткәрелгән “Җиңүле май“ смотр-конкурсының нәтиҗәләре игълан ителәчәк дата билгеле булды.
Республиканың барлык эре кибетләрендә һәм базарларында планнан тыш тикшерүләр алып барыла. Мамадыш базары да әлеге исемлеккә кергән. Исегезгә төшерәбез, башкалабыз Казанда “Адмирал“ сәүдә үзәге янып, анда 17 кеше һәлак булганнан соң, прокуратура Татарстанның 239 объектын тикшерү бурычын куйган иде. Республика прокуроры Илдус Нәфыйков гадәттән тыш хәлләр бүлегенә сату урыннарында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшерергә боерган. Бу турыда район җитәкчелеге өчен үткәрелгән эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә җиткерделәр.