БУРЫЧЛЫ ҮЛМИ, ӘММА КӨН ДӘ КҮРМИ...

2015 елның 21 марты, шимбә

Торак-коммуналь хезмәтләре өчен бурычлар артканнан-арта бара. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү – квартир, яисә башка торак бинасы булган оешмаларның да, гражданнарның да турыдан-туры бурычы ул.
       Бу хакта РФ Торак кодексының 153 нче маддәсендә ачык язылган. Әмма, закон таләп итүгә карамастан, “квартплата”ларын түләмәгәннәр саны һич кимеми.
        Бүгенге көндә
Мамадышта халыкның коммуналь хезмәтләр өчен бурычы ? миллион сумга җитте! Тормыш күрсәтүенчә, иң тәртипле түләүчеләр – пенсионерлар һәм уртача тәэмин ителгән гаиләләр. Ә инде  озак вакытлар түләмәүче бурычлылар арасында тормыш хәле имин булмаган – асоциаль гаиләләр һәм, никадәр гаҗәп тоелмасын, керем дәрәҗәләре югары булган гражданнар да аз очрамый.      . 

Халыкның күпчелеге шулай эшли: хезмәт хакы яки пенсия алгач иң беренче итеп коммуналь һәм торак хезмәтләр өчен исәп-хисап ясый. “Ни кызганыч, арада төрле кешеләр бар. Матди яктан шактый хәлле булучылар да төрле сәбәпләргә сылтап, без җибәргән квитанцияләр буенча түләүне кичектереп киләләр. Озак вакытлар түләми торганнарга почта аша уведомлениеләр җибәрәбез, аңа да салкын караучылар бар. Менә конверт, аның эчендә–уведомление. Моны алырга тиешле кеше аннан “отказ” биргән, хатны кире  китерделәр,ди “Чүпрәле  коммуналь челтәрләре” җәмгыяте контролеры Гүзәлия Якупова. Шәһәрләрдә, эшчеләр поселокларында түләмәүчеләрне ачыклау,    бурычларның җыелу сәбәбен белү максатыннан суд приставлары рейдлар үткәрә. Дөрес, суд приставларының район бүлекчәсеннән белешә башлагач, шундый эчтәлектәге бер эшнең производствога керүе турында әйттеләр әйтүен. Ә коммуналь челтәрләре җәмгыятендәге исемлектә зур- зур суммадагы бурычлыларның саны шактый ук югыйсә. –Кооперативная урамында яшәүче В. Е. әҗәт буенча рекордсмен. Аның бурычы 97 мең 614 сумга җитте. Шушы ук урамда көн күрүче М. Я.- 33, Техническая урамында яшәүче Л. ның 29 мең сум чамасы бурыч түлисе бар. Закон нигезендә суд аша түләтми чара юк инде,- ди җәмгыять директоры урынбасары Марат Хәнҗәров. “Бурычлыга чит илгә чыгу тыела. Суд приставларының әлеге гамәлне законга нигезләнеп башкаруын да онытмаска кирәк. Бурычны түләттерү буенча башкарма эш кузгатылган очракта, бурычлыга хәбәр бирү көненнән соң аны ирекле түләү вакыты “Башкарма эш турындагы” Федераль законның 30 маддәсе нигезендә 5 көн билгеләнгән. Әгәр бурычлы кеше ирекле түләү вакытында бурычын түләмәсә, шул ук законның 112 маддәсе нигезендә бурыч суммасының 7 проценты күләмендә, әмма 1000 сумнан ким түгел, башкарма җыем түләттерелә. Бурычы булган кешенең милкенә арест салына һәм ул сатарга куела. “Башкарма эш турындагы” Федераль законның 87 маддәсе нигезендә милек сатылмаган очракта, ул алда билгеләп үтелгәнчә, дәгъва белдерүченең ризалыгы белән, әмма милекнең беренчел бәясеннән 25 процентка киметеп, дәгъва белдерүчегә бирелә,-ди суд приставы Рамиль Кәлимуллин. Соңгы елларда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү бәяләре арта бару, ул хезмәтләр өчен түләмәүчеләр санын да ишәйтте, билгеле. Алда әйтелгәнчә, хәзерге вакытта чүпрәлеләрнең андый 200 мең сумнан артып киткән. Бу аз акча түгел. Бюджетка шул кадәр акча керсә, район күләмендә күпме эшләр башкарырга мөмкин булыр иде дә бит...Кайбер кешеләр, төрле сәбәпләр табып, күп еллар дәвамында, коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән читләшергә тырышалар. Андыйларга карата кисәтүләр дә, аңлату-агарту эшләре алып бару да файдасыз. Шулай булмаганда, уңайлыклар тудырылган фатирларда яшәп тә, коммуналь хезмәтләр өчен күп еллар дәвамында бер тиен акча түләмәгәннәрне ничек аңларга?! Шуны искәртик, Россия Торак кодексының 90нчы маддәсе нигезендә, әгәр квартирда яшәүче (наниматель) һәм аның гаилә әгъзалары, нигезле сәбәпләре булмаган көе, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен 6 айдан артык вакыт акча түләмиләр икән, аларны суд аша квартирларыннан чыгарып, социаль наемда килешү буенча билгеләнгән кечерәк мәйданлы тулай торак бүлмәсенә күчерергә мөмкиннәр. Район үзәгенең Базарная урамында яшәүче О. А. ны да 17 мең сумга җиткән әҗәте өчен судка бирмәкчеләр. Борындыкның Северная урамында яшәүче дүрт гаилә дүрт елдан бирле коммуналь хезмәтләр өчен исәп- хисап ясамаган.

Коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар   һәрвакыттагыча  кискен проблемаларның берсе булып кала  Торак-коммуналь хуҗа-лыгы Департаменты мәгълүматлары буенча Азнакай муниципаль районында халыкның  коммуналь  түләүләр буенча   65 млн сум бурычы  җыелган. 


Коммуналь хезмәтләргә түләмәүчеләр хезмәт күрсәтүче оешмалар эшчәнлегендә зур авырлыклар тудыралар. Нәкъ шул сәбәпле, намус белән түләүчеләргә үзвакытында сыйфатлы хезмәт күрсәтүдә кимчелекләр килеп чыга. Чөнки хезмәт күрсәтүчеләргә чыгымнарны капларга кирәк, алар зыянга гына эшли алмыйлар. Торак хезмәтләренә түләүдә бурычлыларның һәрберсе белән индивидуаль эш алып бару, ТР  закончалыклар нигезендә  чаралар күрелүгә дә карамастан, әҗәтләр арта тора. 


Районыбызда  оешкан торак-коммуналь хезмәтләргә халыктан  җыелган әҗәтләрне түләтү буенча  махсус  комиссия  әгъзалары һәм бер төркем хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләре узган атнада   Хәсәнов урамы, 4 һәм Ямашев урамы, 6 йортларда урнашкан тулай торакларда яшәүче күп әҗәтлеләр   белән очрашып, торак өчен түләмәүнең сәбәбен ачыкларга тырышты.

Коммуналь хезмәтләргә түләмәүчеләр хезмәт күрсәтүче оешмалар эшчәнлегендә зур авырлыклар тудыралар. Нәкъ шул сәбәпле, намус белән түләүчеләргә үзвакытында сыйфатлы хезмәт күрсәтүдә кимчелекләр килеп чыга. Чөнки хезмәт күрсәтүчеләргә чыгымнарны капларга кирәк, алар зыянга гына эшли алмыйлар. Торак хезмәтләренә түләүдә бурычлыларның һәрберсе белән индивидуаль эш алып бару, ТР  закончалыклар нигезендә  чаралар күрелүгә дә карамастан, әҗәтләр арта тора.


Районыбызда  оешкан торак-коммуналь хезмәтләргә халыктан  җыелган әҗәтләрне түләтү буенча  махсус  комиссия  әгъзалары һәм бер төркем хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләре узган атнада   Хәсәнов урамы, 4 һәм Ямашев урамы, 6 йортларда урнашкан тулай торакларда яшәүче күп әҗәтлеләр   белән очрашып, торак өчен түләмәүнең сәбәбен ачыкларга тырышты.  

Саннарга күз салсаң, чыннан да чәчләр үрә торырлык:  узган елның октябрь аеннан башлап, Хәсәнов урамы, 4 йортта яшәүчеләрнең 1 млн 606 мең;  Ямашев урамы, 6 йортта яшәүчеләрнең 1 млн  797 мең сум әҗәте җыелган. Мәгълүм булганча, узган елның октябрь  аеннан әлеге тулай тораклар  күпфатирлы йорт статусына кертелде һәм “Универсал” ширкәтенә тапшырылды.

Биредә яшәүче кайберәүләренең бурычы  100 әр меңгә кадәр  җиткән. Шундый әҗәтлеләрнең берсенең бүлмәсенә шакыгач, кечкенә бала күтәргән яшь  ханым килеп чыкты. Ялгыз хатын икән, беркайда да эшләми. Әҗәтләре булгач, социаль яклау идарәсе аша субсидия дә түләнми, әмма комиссия әгъзалары ТСЖ һәм социаль яклау идарәсе белән берлектә бурычны түләү турында килешү төзелгәндә, субсидия түләнергә мөмкинлеген аңлаталар. Боларны күпчелек әҗәтлеләр белеп тә бетерми, кайберләренең белеп тә, артыннан йөрисе килми, мәшәкатьле бит.


Икенче бүлмәдән дә  сабый күтәргән ханым килеп чыкты. Җитмәсә, эчке яктан янә балалар тавышы килә. 80 меңләп әҗәтләре җыелган. Ханым башта бик агрессив рәвештә комиссия әгъзалары белән талаша башлаган иде. Соңрак, аларның хәленә кереп, ничек тә ярдәм итү теләге белән йөрүләрен белгәч, күңеле тулып елап ук җибәрде. 

Эшләп торучы ире бар икән, әмма кредитка батканнар. Кредитны түләми булмый, процентлар китә.  Менә шундый кызганыч хәлләргә дә юлыктык без биредә.  Ни дисәң дә, үзенең яшәү шартлары белән дә  сөендермәгән тулай торакларда нәкъ менә шундый авыр хәлдәге кешеләр яши дә инде.    Торакта аракы эчеп,  тәмәке тартып, бергәләп кәеф-сафа корып яшәүчеләр дә юк түгел.  Бер бүлмәдә көпә-көндез рәхәтләнеп кәеф-сафа корып утыралар иде. 

Кунакчыллар тагын үзләре:  “Әйдәгез, әйдә!”– дип “яшел елан” янына кунакка да чакыра башладылар. Эчәргә акча тапканнар, ә торак өчен түләргә юк. Юкса, аның аракысы да арзан түгел бит. Бер утыргач, берәү генә җитми дә әле ул.  


Икенче бер бүлмәдән дә шактый кәефләнергә өлгергән, өрлектәй ир килеп чыкты. 70 меңләп әҗәте җыелган. “Эчмәгәндә, шулкадәр яхшы эшли, әмма эчә башласа бетте инде”, – диләр аны  белгән кешеләр. Яшь бала күтәргәннәр кызгану хисе уятса да, мондыйларга карата күңелдә нәфрәт уяна.  Авыру, хәлсез пенсионерлар тиеннәрен җыйнап иң беренче чиратта  торак өчен түлиләр. Ни дисәң дә менә шундый  эчкече әзмәверләрнең әҗәтләре барыбер намус белән түләүчеләрнең  җилкәсенә төшә. Күрсәтелгән хезмәтнең сыйфаты да кими, ОДНы да арта.


–   Инде хәлләренә кереп,  дистәләгән кешене үзебезгә эшкә чакырдык.  Юк, эшлиселәре килми, ә эчәргә акча табалар, – диләр торак милекчеләре  ширкәте вәкилләре.


Яшәү – үзе үк көрәш ул. Аның өчен тырышырга, тырмашырга, тир түгәргә кирәк икәнен онытмасак иде. Һәммәбез дә фатирларыбызның  җылы булуын, суы, газы килеп торуын, ишегаллары чистартылган, түбәләребезнең көрәлгән, чүпнең   түгелгән булуын тели.

Бу хезмәтләрдән файдаланасың икән, алар өчен үзвакытында түләргә кирәклеге дә мәгълүм,  югыйсә. Хезмәт күрсәтүче оешмалар да бер сиңа гына бушлай хезмәт күрсәтми, ләбаса.  Күпме генә сузып килсәң дә, әҗәтне барыбер түлисе.  Ә ул тиз арада зур суммаларга әверелә, җитмәсә коммуналь түләүләргә бәяләр дә бер дә кимеми, киресенчә  артып кына тора.     

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International