Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 3 нче апрель көнне Исламовлар гаиләсе яңа туган сабыйларына тантаналы төстә беренче документын алдылар. Ата-ана балага сирәк очрый торган гадәти булмаган Вилназ исеме сайлаганнар.
Балаларына исем сайлауга Исламовлар бик җитди карый. Әти-әниләре Диләрә һәм Илназ әйтүенчә, бала исемендә ата-ана исеме чагылыш табырга тиеш. Берече балалары исеме Диназ та ата-анасының исемнәре иҗекләреннән тора. Энекәше Вилназга да исемне шул уй белән сайлаганнар. Бу гадәти булмаган исем Исламовларның игътибарын интернетта җәлеп иткән. Ул ике татар сүзеннән кушылып ясалган.
Оныкларына беренче документны алу шатлыгын уртаклашырга әби белән балай да кушылган. Нәселләренең артуы – алар өчен әйтеп бетерә алмаслык зур бәхет.