Нәтиҗәләр игълан ителәчәк

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе

Шәһәребезнең хезмәт коллективлары арасында үткәрелгән “Җиңүле май“ смотр-конкурсының нәтиҗәләре игълан ителәчәк дата билгеле булды. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән иҗади бәйгедә тамашачы һәм жюри вәкилләре игътибарына берсеннән-берсе үзенчәлекле 18 тамаша тәкъдим ителгән иде. Бәяләр 10 баллы шкала буенча куелган. Чыгышларның эчтәлеге, темага якын килү дәрәҗәсе, актерларның осталыгы, сәхнә бизәлеше аеруча игътибар үзәгендә. Мәдәният проектка йомгак 17нче апрель кичендә ясалачак. Конкурсны оештыручылар әйтүенчә, барлык коллективлар да зур җаваплылык белән караган. Шунлыктан, җиңүчеләрне билгеләү дә җиңел булмаячак. Быел 5 беренче, 5 икенче һәм 5 өченче урын билгеләнер дип көтелә. Иң яхшы тамаша Гран-при алачак. Җиңүчеләрне һәм призлы урыннарны алучыларны акчалата бүләк көтә. Иң яхшы сценарий авторлары, иң оста актерлар аерым хөрмәтләнәчәк. 16нчы апрель кичендә ике коллектив: район хакимиятендә эшләүчеләр һәм мәдәният хезмәткәрләре конкурстан тыш чыгыш әзерли.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International