Мамадышта Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алу буенча эш планнары каралды. Бу истәлекле һәм мөһим вакыйгага нибары 1 айдан аз гына артык вакыт калып бара. Киңәшмәдә искәртүләренчә, шушы кыска гына вакыт эчендә сугыш ветераннары өчен күп нәрсәне эшләп өлгерергә кирәк һәм, әлбәттә, әлеге чара кысаларында яшь буында патриотик тәрбия бирү мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын үткәрү планы һәм әзерлек чаралары район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов уздырган чираттагы утырышта каралды. Аның эшендә районның төрле оешма вәкилләре, район мәгариф, белем бирү, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре катнаша. Җиңү бәйрәме уңаеннан төзелгән эш планы белән башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова таныштырды.
« Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә кадәр бик аз, бары тик бер ай чамасы вакыт калды. Иң мөһиме һәр ветеран безнең җылылыкны һәм кайгыртуны тойсын иде», - дип билгеләде ул.
Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек шәһәрдә генә түгел, барлык авыл җирлекләрендә дә алып барыла.
Чыгыш ясаучылар яшь буын арасында патриотик тәрбия бирү юнәлешендә башкарылган эшләргә дә тукталдылар.