Республиканың барлык эре кибетләрендә һәм базарларында планнан тыш тикшерүләр алып барыла. Мамадыш базары да әлеге исемлеккә кергән. Исегезгә төшерәбез, башкалабыз Казанда “Адмирал“ сәүдә үзәге янып, анда 17 кеше һәлак булганнан соң, прокуратура Татарстанның 239 объектын тикшерү бурычын куйган иде. Республика прокуроры Илдус Нәфыйков гадәттән тыш хәлләр бүлегенә сату урыннарында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшерергә боерган. Бу турыда район җитәкчелеге өчен үткәрелгән эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә җиткерделәр.
Соңгы арада башкарылган эшләргә анализ һәм киләчәккә планнар. Район башлыгы Анатолий Иванов барлык тармак җитәкчеләре, оешма-предприятие директорлары катнашында киңәшмә үткәрде. Иң элек Мамадыш спиртзаводы директоры Николай Захаров һәм “Россия авыл хуҗалыгы үзәге“нең район бүлеге җитәкчесе Хәлим Сәләхов хисап тоттылар. Соңгысы әйтүенчә, язгы кыр эшләре якынча 23нче апрель тирәләрендә башланачак. Барлык хуҗалыклар да чәчүлек материаллары белән тулысынча тәэмин ителгән.
Николай Захаров җитәкләгән заводта даими рәвештә модернизацияләү алып барыла. Җитештерү күләмнәрен дә арттыралар. Бүгенге көндә коллективта 213 хезмәткәр исәпләнә. Аларның уртача хезмәт хакы 30 мең сум.
Алга таба киңәшмәдә спайслар темасы күтәрелде. Анатолий Иванов әйтүенчә, хәзерге вакытта район территориясендә наркотик матдәләр белән законсыз төстә сату иткән өчен 8 кеше тоткарланган. Үлем чыганагының Мамадыш яшүсмерләре арасында таратылуы билгеле. Район башлыгы залда утыручыларны әлеге мәсьәләгә аеруча игътибарлы булырга, яшьләр арасында профилактика чараларын көчәйтергә чакырды.
Киңәшмәдә район мәгариф бүлеге сынау рәвешендә тапшырган бердәм дәүләт имтиханнарында укучыларның түбән баллары өчен тәнкыйть утына эләкте. Ә балалар һәм яшүсмерләр йорты коллективына мәктәпләрдәге түгәрәкләрне активлаштыру бурычы куелды.
Авыл хуҗалыгы темасы буенча сөйләшкәндә гаилә фермаларын үстерү беренче урынга куелды. Әлеге юнәлешне җәелдерергә теләүче фермерларга хөкүмәт 200 мең сум күләмендә субсидия бирәчәк. программада 213 якташыбыз катнашырга теләк белдергән инде.
Эшлекле дүшәмбедә шулай ук төзелеш, Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү темалары да күтәрелде.
Тагын бер яңалык- быел керәшен мәдәнияты фестивале 11нче июль киченә билгеләнгән. Бәйрәмдә ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.