Районда да кече һәм урта эшмәкәрлек

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
Илдә һәм гомумән дөньядагы авыр икътисадый хәлгә карамастан, республикабызда яңа җитештерү мәйданчыклары, заводлар ачыла. Безнең районда да кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү – халыкның тормыш шартларын яхшырту, финанс мөмкинлеген ныгыту чараларының берсе булып тора. Узган елда гына да “Лизинг-грант” программасы буенча 21 эшмәкәребез үз проектларын уңышлы яклап, 19 миллион сум субсидия алдылар. Россиядә икътисадый шартларның авыр булуына карамастан, республикабыз инвестицияләр җәлеп итүен дәвам итә. Бу Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның дөрес сәясәт алып баруы нәтиҗәсе. Инвесторлар Татарстанга, аның лидерына ышанычлы партнер итеп карый. Хәтта кризис чорында да җөмһүриятебездә яңа җитештерү объектлары ачыла. Әле күптән түгел генә “Алабуга” МИЗ территориясендә кулланылышка тапшырылган “Хәят Кимья” заводы шуларның чираттагысы иде. Ачылу тантанасындагы чыгышында Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Хәят Кимья” җитәкчелегенә җитештерү мәйданчыгы итеп “Алабуга” МИЗ-сын сайлаулары өчен рәхмәт белдерде һәм инвестицион проектның уңышлы булуында һәм Татарстан җитәкчелеге тарафыннан тиешенчә ярдәм булуында ышандырды. Ул искәрткәнчә, бу - МИЗ территориясендә гамәлгә кертелгән 15нче завод. Бүген компания агач панельләр, шәхси гигиена чаралары җитештерү белән шөгыльләнә, төзелеш һәм энергетика өлкәсендә эш итә. Производствоның гомуми күләме – елына 70 мең тонна. Продукциянең 95 %на кадәр Россиядә сатылачак, калганы күрше илләргә экспортланачак. Безнең районда да кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү – халыкның тормыш шартларын яхшырту, районның финанс мөмкинлеген ныгыту чараларының берсе булып тора. Мамадыш җирендә хәзер 1170 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты исәпләнә. Былтыр алар җирле бюджетка 74 миллион сум салым түләгәннәр, бу– барлык җирле  салым кертемнәренең 25 проценты, дигән сүз. 2007нче елда әлеге сан 15-16 процентка гына тигез булган. Район җитәкчелеге эшмәкәрлекнең киләчәген яңа җитештерү предприятияләре булдыруда күрәбез,- дип белдерә.  Ике сәнәгать мәйданчыгы территориясендә урнашкан кече предприятиеләр төзелеш материаллары, стрейч-пленка, металл эшләнмәләре, канализация торбалары һәм башка төр продукцияләр җитештерү белән мәшгүль. Якын арада биредә тагын бер заманча проект – полистерол умарталар ясау цехы ачылачак. Барлыгы бу ике мәданчыкта 30 дан артык бина һәм корылма исәпләнә, шуларның унбере әлегә буш, ягъни 7,5 мең квадрат метрлы мәйдан яңа кече җитештерү оешмалары ачу өчен әзер. Николай Тарасов җитәкчелегендәге “Никопласт” ҖЧҖ әлеге мәйданчыкта полипропилен торбалар җитештерү белән мәшгуль. Эшмәкәр әйтүенчә, әлеге төр продукцияләр хәзерге көндә аеруча зур популярлык белән кулланыла. Канализация линияләрен, су трассаларын шулар ярдәмендә сузалар. Соңгы елларда төзелешләр, капиталь ремонтларның киң колач белән алып барылуын исәпкә алганда, бу төр материалга да сорау зур. -Заказлар килеп кенә тора. Өлгерә алмыйбыз хәтта. Линиябез тулы көченә эшли башлагач икенче сменаны да оештырырга туры килер, мөгаен. Сораулар Татарстан гына түгел, чит төбәкләрдән дә бар. Әлегә мондый линияләр республикабызда юк дәрәҗәсендә. Дөресен әйтәм, җитештерүнең бу төре бик катлаулы икән. Линия үзе тәүлегенә 110 мм диаметрдагы торбаларны 2 км озынлыкта, 50 мм диаметрдагы торбаларны 2,5 км озынлыкта ясарга сәләтле,- ди Николай Тарасов. Кече һәм урта бизнесны үстерүгә юнәлтелгән программаларның үтәлеше үз эшен ачып җибәрергә ниятләгән кешеләргә бик зур ярдәм булып тора.  Узган елда гына да районыбызда “Лизинг-грант” программасы буенча 21 эшмәкәр үз проектларын уңышлы гына яклап, 19 миллион сум субсидия алдылар. Республикада танылган эшмәкәр, тәүлегенә 14 тоннадан артык колбаса җитештерүче Рифат Мотыйгуллин моңа кадәр чималның күп өлешен чит илдән кайтартса, дөньядагы вәзгыять, эшмәкәрне үз чималын булдыруга этәрә. Бүген  ул 18 мең башка исәпләнгән дуңгызчылык фермасы төзүне планлаштыра.  Хәзерге вакытта Рифат Мотыйгуллин– колбаса, кондитер цехлары, кунакханә, ресторан хуҗасы  һәм  бүген мәдәни-күңел ачу комплексы, җиләк-җимеш бакчасы проектларын да әзерли. Моннан тыш  эшмәкәрнең “Азык-төлек программасы” агро-сәнагать комплексы районның иң эре һәм эффектив оешмаларының берсе. Кыска вакыт эчендә ул,   прогрессив технология һәм заманча идарә ысулларын кулланып, агро-бизнесның отышлы икәнлеген раслады. Сөт җитештерү юнәлешендә хуҗалыкның рентабельлеге 65 процент тәшкил итә. Гомумән, районыбызда эшмәкәрлек  социаль-икътисади тормышның һәр тармагында урын алып,   иктисадының  29 процентын  тәшкил итә.  Икътисади актив булган халыкның 21 проценты хәзер шушы өлкәдә хезмәт куя. Бүген эшмәкәрлек сәүдәгәрлектә генә түгел,  җитештерү һәм эшкәртү тармагында да  үсеш алды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International