Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә туу турында 100-нче акт теркәлде

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе

2015 нче елның 8 нче апрелендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә туу турында 100 нче актлар язмасы теркәлде. Елның 100 нче таныклык иясе - Мамадыш шәһәренең яңа гражданы  Сәмирә Нугуманова.

Гаиләдә икенче бала булып туган баһадир кыз – 3850 гр. авырлыкта, буе - 55 см. 2 яшьлек абыйсы Әмир өчен ул көтеп алынган сеңел.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина бәхетле ата-ананы чын күңелдән котлады, баланың беренче документын тапшырганда Нугумановлар гаиләсенә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде. Истәлекле ике дәүләт телендә “Сәмирә” исеменең мәгънәсен эченә алган ЗАГС бүлегенең махсус котлау открыткасын тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International