Бөтендөнья сәламәтлек көне

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе

Күп кенә мамадышлыларның иртәсе зарядка ясау белән башланып китте. Бүген, Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, шәһәребезнең үзәк мәйданында берьюлы 3 акция узды. “Зарядка яса“, “Без спорт яклы“ һәм “Мин татарча сөйләшәм“ дип исемләнгән чаралар. Аларны “Яшь гвардия“, “Аграр яшьләр оешмасы“ вәкилләре, “СМС-балалар“ проектында катнашучылар, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, балалар һәм яшүсмерләр йорты, 2нче лицей, 1нче санлы мәктәп берлектә оештырдылар.

Бөтендөнья сәламәтлек көне 1948 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы төзелгән көнне билгеләп үтелә. Шул вакыттан алып 200 гә якын ил Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы әгъзасы булган.
Сәламәтлек көне 1950 елдан башлап ел саен уздырыла башлый. Ул кешеләр сәламәтлекнең нинди зур әһәмияткә ия икәнлеген аңласын һәм халыкның сәламәтлеге бөтен дөньяда тагын да яхшырсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеген хәл итсен өчен үткәрелә.
Бөтендөнья сәламәтлек көне ел саен планетаның сәламәтлек саклау системасы алдында торган глобаль проблемаларга багышлана һәм төрле шигарьләр астында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International