Быелның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Мамадыш районы сөт җитештерү күләме ягыннан республикада лидерлар исемлегендә кала. Барлыгы 13,2 мең тонна продукция савып алынган. Әлеге мәгълүматларны Татарстанның Хөкүмәт йортында узган атналык киңәшмәдә җиткерделәр. Биредә шулай ук капиталь ремонт һәм төзелеш программаларының тормышка ашырылу дәрәҗәсе анализланды.
2015 елда Татарстанда күп фатирлы йортларда капиталь төзекләндерү программасы кысаларында 240,9 мең гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла. Капремонт эшләре 42 муниципаль берәмлектәге күп фатирлы 999 йортның 833ендә башланган. Безнең районда барлык эшләр дә план буенча бара.
Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү кысаларында республикада 136 объектның 135ендә эш башланган, шул исәптән 119 гомуми белем бирү мәктәбе, 7 коррекцияләү мәктәбе һәм 9 мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында. Быелгы программада шәһәрдәге икенче санлы лицей һәм Түбән Ушма урта мәктәбе катнаша. Киләсе ел планына әлеге 4 учреждение кертелгән. Бу шәһәрдәге 1нче һәм 4нче санлы мәктәпләр, Җөри һәм Түбән Яке урта белем бирү йортлары.
Мәдәният объектларына капремонт ясау программасына килгәндә, бу юнәлештә эш барлык 29 объектта башланган. Инде хәбәр ителгәнчә, анда Урта Кирмән авылы клубы да катнаша. Эшләрне башкару “Мамадыштөзү“ ЯАҖ йөкләнгән. Бинаның түбәсе алыштыру төгәлләнде. Хәзер төзүчеләр эчке эшләргә керешәчәк. Киләсе ел планына әлегә 9 мәдәният учреждениясе кертелгән.
Алга таба авыл хуҗалыгы тармагындагы вәзгыять хакында. Татарстан Республикасында 2015 елның I кварталында якынча 89 мең тонна терлек һәм кош үстерелгән, 275 мең тонна сөт җитештерелгән. Районыбыз аграрийлары беренче өч ай нәтиҗәләре буенча сөт саву күрсәткече ягыннан республикада 4нче урында. Ел башыннан 13,2 мең тонна продукция җитештерелгән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, үсеш 139%. Бер сыерның продуктлылыгы буенча Мамадыш икенче баскычта. 1нче кварталда район буенча һәр сыердан уртача 32,3 мең сумлык сөт сатылган.