Әмир ага Ганиев истәлегенә традицион турнир үткәрделәр

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
Түбән Тәкәнеш урта мәктәбе 200дән артык шахмат сөючене кабул итте. Биредә куренекле мөгаллим, район газетасының элекке актив хэбэрчесе, туган як тарихын өйрәнүдә үзеннән тирән эз калдырган Әмир ага Ганиев истәлегенә традицион турнир үткәрделәр. Әлеге бәйге елдан-ел үзенең географиясен киңәйтә бара.  

Эмир ага Ганиев 50 елга якын гомерен яшь буынга белем биругэ багышлаган шэхес. Анын РСФСРнын атказанган укытучысы, һ.б. мактаулы исемнэре дэ шактый. Болардан тыш ул Тэкэнеш зонасында беренче буларак туган якны ойрэну музеен оештырган хэм аны озак еллар житэклэгэн, район газетасынын актив хэбэрчесе дэ булган.
-Әлеге турнир 18нче ел рәттән уздырыла. Беренче өч елы район масштабында гына үткәрелсә, хәзер безгә республика шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук чит өлкәләрдән дә шахмат сөючеләр җыела. Бәйгене төп оештыручы Әмир аганың улы Дамир Ганиев,- диде Түбән Тәкәнеш урта мәктәбе директоры Наил Хәмизуллин.
Әмир Ганиев истәлегенә шахмат буенча турнир былтыр уздырылмаган иде. Бу Түбән Тәкәнеш урта гомумбелем бирү мәктәбендә капиталь ремонт үткәрелү белән бәйле. Шуңа да, бәйгене сагынып килдек,- ди катнашучылар.
Әмир Ганиев истәлегенә үткәрелә торган шахмат турнирының елдан-ел географиясе дэ киңәя. Әле кайчандыр анда Татарстан һәм Киров өлкәсенең Нократ Аланы шахматчылары гына катнашса, быелгы бәйгеләрдә шул ук өлкәнең Уржум шәһәре, Ульяновск һәм Йошкар Ола калаларыннан да килгәннәр иде. Ике йөздән артык төрле яшьтәге шахмат сөюче аклы-каралы такталар артына утырып көч сынаштылар.
Турнирның төп иганәчесе- бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендәге коммерция директоры булып эшләүче Әмир аганың улы Дамир Ганиев. Аның ярдәмен һәрдаим тоеп яшибез,- ди якташлары. Авылда чишмәләр төзекләндерү һәм башка эшләрдә дә финанс ярдәмен күрсәтеп тора икән. Җирлек Советы депутаты, республика йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы Вахит Саматов та әнә шундыйлардан.
Башка елларда катнашучылар мәктәпнең спорт залына гына сыйсалар, быел ике сыйныф бүлмәсен дә файдаланырга туры килгән. Шахматчыларның ин кечкенэләренэ 5-6 яшь кенэ булса, ин олкэннәре 80 яшь чиген узган. Әмир аганың дусты Хәлим ага Ибраһимов быел тамашачылар рәтендә. Соңгы ике турнирда гына катнашмадым, аңа кадәр һәр елны да диярлек көч сыный идем,- диде ул.
-Без Әмир белән кечкенәдән дуслар булдык. Әле дә хәтерлим, кибет янәшәсендәге чирәмлектә каз бәбкәләре сакладык. Шунда шахмат уйный идек. Әмир һәрвакыт гадел булды, ышанычлы иде,- ди Хәлим Ибраһимов.
Шахматчылар 7 төркемгә бүленеп көч сынадылар. Нәтиҗәләргә килгәндә, башлангыч сыйныфларда укучы малайлар арасында Түбән Тәкәнештән Илшат Хәмизуллин өченче булды. 
5-11нче сыйныфларда белем алучы кызлар арасында Мамадыштан Алисә Хәмидуллина иң күп очко туплап, беренче урынны алса, тагын бер кызыбыз Фәридә Ибраһимова – өченче баскычта. Малайлар арасында Мамадыштан Инзил Хәясов – өченче булды. Хатын-кызлар арасында безнекеләр – Эльвира Хәмидуллина белән Лилия Абдуллаева беренче-икенче урыннарны бүлештеләр. Башка призлы урыннарны кунаклар яулады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International