Санитар чистарту ике айлыгы бара

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе

1нче апрельдән санитар чистарту ике айлыгы да старт алды. Ул ике этаптан торачак. Төп эшләрне инде Җиңү бәйрәменә кадәр үк төгәлләү бурычы тора. Бу хакта әлеге айлыкны оештыру һәм үткәрү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә хәбәр иттеләр.

 

Шәһәребез һәм авылларыбызны чистарту, төзекләндерү, яшелләндерү буенча санитар-экологик икеайлык башланды. Аның кысаларында барлык эшләр дә район башкарма комитетының 17нче мартта кабул ителгән карары нигезендә алып барылачак. Авыл җирлекләренә үз программаларын булдыру шарт.

-Быел республиканың экология министрлыгы тарафыннан тикшерүләр бик җитди булачак. Алдан ук кисәтеп куябыз. Авыллардагы вәзгыять өчен җирлек башлыклары җавап бирә. Санкцияләнмәгән чүплекләр булса, штраф аларга салыначак,- диде Илнар Хафизов.

Территорияләрне төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә карата административ беркетмәләрне хәзер җирлек башлыклары да тутыра ала. 

Татарстан Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3.6нчы мәддәсендә җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү буенча муниципаль кагыйдәләрне бозган өчен, гражданнарга – ике меңнән өч мең биш йөз сумга, вазыйфалы затларга – унбиш меңнән утыз мең сумга кадәр, юридик затларга илле меңнән ике йөз мең сумга кадәр административ штраф салу каралган. Шул ук гамәлләр бер ел эчендә яңадан кабатланганда, штраф күләмнәре югарырак була.

Киңәшмәдә хәбәр итүләренчә, торак пунктларыбызны җыештыру, төзекләндерүнең беренче этабы 9нчы майга кадәр тәмамланырга тиеш. Барлык торак пунктларда санитар чистарыну, яшелләндерү буенча өмәләр үткәреләчәк. Мамадышта ул – һәр атнаның җомгасында, төшке аштан соң, авылларда шимбә көннәрендә планлаштырыла. 20нче апрельдән 20нче майга кадәр “Яшел яз“ экологик өмәләр, 25нче апрельдә – Агач утырту көне үткәрү дә күз алдында тотыла.

Элекке елларда республика Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы вәкилләре вертолет белән очып әйләнеп, урман буйларындагы, ерганаклар читләрендәге санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклыйлар, авыл җирлекләре башлыкларыннан аларны бетерүне таләп итәләр иде. Быел алай мәшәкатьләнеп тә йөрмәячәкләр–спутник фоторәсемнәре файдаланылачак.

Укучылар арасында “Мәктәп экопатруле“ конкурсы да игълан ителде. Берәр җирдә чүплек күрәләр икән, бик тиз төшереп тиешле сайтка җибәрәчәкләр. Һәм алар барысы да республиканың Экологик картасына урнаштырылачак, бөтен кеше күрә алачак.

 

“Роспотребнадзор“ның Саба районара бүлегенең,  ветеринария күзәтчелегенең дә рейдлары планлаштыра. Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия дә рейдлар белән атнага ике тапкыр чыгарга ниятли. Узган ел алар 28 рейды оештырып, торак пунктларны төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен 190 беркетмә төзелгәннәр иде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International