ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2015 ел
шимбә

 Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ана капиталына ия булу сертификатын тапшыру тантанасы узды.  Яңа гына икенче яисә чираттагы тапкыр ана булган “бай” һәм бәхетле  хатын-кызлар яңа хис-тойгылары белән уртаклаштылар.

Ахыргы елларда ата-аналар сирәк очрый торган, матур яңгырашлы һәм тирән мәгънәле исемнәргә өстенлек бирә башлады. 10 нчы апрель көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә шундый исемнәрнең берсе туу турында акт китабында урын алды.


8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

1 апрельдән РФ почта бүлекләрендә 2015 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе башланды. Теләгән барча кеше  яраткан газета-журналларына июнь азагына кадәр языла алачак.

Түбән Тәкәнеш урта мәктәбе 200дән артык шахмат сөючене кабул итте. Биредә куренекле мөгаллим, район газетасының элекке актив хэбэрчесе, туган як тарихын өйрәнүдә үзеннән тирән эз калдырган Әмир ага Ганиев истәлегенә традицион турнир үткәрделәр. Әлеге бәйге елдан-ел үзенең географиясен киңәйтә бара.  

Мамадышта   Бөек   Җиңүнең   70   еллыгын каршы алу буенча эш планнары каралды. Бу истәлекле һәм мөһим вакыйгага нибары 1 айдан аз гына артык вакыт калып бара. Киңәшмәдә искәртүләренчә, шушы кыска гына вакыт эчендә сугыш ветераннары өчен күп нәрсәне эшләп өлгерергә кирәк һәм, әлбәттә, әлеге чара кысаларында яшь буында патриотик тәрбия бирү мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. 

Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, шәһәребезнең үзәк мәйданында берьюлы 3 акция узды. “Зарядка яса“, “Без спорт яклы“ һәм “Мин татарча сөйләшәм“ дип исемләнгән чаралар. 

Илдә һәм гомумән дөньядагы авыр икътисадый хәлгә карамастан, республикабызда яңа җитештерү мәйданчыклары, заводлар ачыла. Безнең районда да кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү – халыкның тормыш шартларын яхшырту, финанс мөмкинлеген ныгыту чараларының берсе булып тора. Узган елда гына да “Лизинг-грант” программасы буенча 21 эшмәкәребез үз проектларын уңышлы яклап, 19 миллион сум субсидия алдылар.

Районыбыз эшмәкәрләре өчен бик тә файдалы очрашу үтте. Муниципалитет бинасының утырышлар залында уздырылган чарада Республика Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча уполномоченный Тимур Нагуманов, республика Президентының Территорияләр белән эшләү буенча идарәсе баш киңәшчесе Ришат Зиннәтуллин, Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Дилюс Шәвәлиев, Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары Валерий Герасимов катнаша.

1нче апрельдән санитар чистарту ике айлыгы да старт алды. Ул ике этаптан торачак. Төп эшләрне инде Җиңү бәйрәменә кадәр үк төгәлләү бурычы тора. Бу хакта әлеге айлыкны оештыру һәм үткәрү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә хәбәр иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International