Мамадыш районы ГХАТ бүлегенең тарихында беренче булган Иляна исемле кыз теркәлде

2015 елның 11 апреле, шимбә

Ахыргы елларда ата-аналар сирәк очрый торган, матур яңгырашлы һәм тирән мәгънәле исемнәргә өстенлек бирә башлады. 10 нчы апрель көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә шундый исемнәрнең берсе туу турында акт китабында урын алды.

 Иван һәм Александра кызларына бик сирәк очрый торган “Иляна” исеме  сайлаганнар. Иляна - гаиләдә өченче бала, ике абыйсы Илья һәм Глеб   өчен көтеп алынган сеңел. Баланы теркәргә дип ГХАТ бүлегенә ата-ана күп санлы туганнары белән килделәр.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина яшь ата-ананы гаиләләрендә сабый туу сөенече белән тәбрикләде. Әтигә кызларының беренче документын – туу турында таныклыкны тапшырды, баллы күчтәнәч тапшырды.

“Иляна” исеме “якты, нурлы, ачык йөзле” мәгънәсенә ия. Ямьле яз көннәрендә туган кыз  киләчәктә дә әти-әнисенә бары шатлыклы һәм сөенечле мизгелләр бүләк итер дип ышанасы килә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International