Чакырылыш кампаниясе башланды

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе

1 апрельдән илебездә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясе башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Агымдагы елның апрель-июль айларында Россиядә хәрби чакырылыштан азат ителмәгән һәм хезмәткә алу вакыты чигерелмәгән 1988-1997 елларда туган 150 меңнән артык егет хәрби хезмәткә чакырыла. Хезмәт итү вакыты үзгәрешсез кала: ул 1 ел тәшкил итә.

Язгы чакырылыш чорында районыбызның хәрби комиссиясе аша 500гә якын 18-27 яшьлек егетләр узачак, аларның 72-се Ватан алдында торган бурычларын үтәргә чакырылачак. Чиләбе өлкәсенең Трехгорный шәһәренә бу чакырылышта 13 кешене җибәрү күз уңында тотыла.

Егетләрне Татарстанның Җыелу пунктыннан гаскәрләргә озату апрель аеның өченче ункөнлегендә башланачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International