Мамадыш районының ЗАГС бүлегендә 9 нчы апрелендә чираттагы ана капиталы сертификатларына ия булучыларны тәбрикләү чарасы узды

2015 елның 11 апреле, шимбә

 Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ана капиталына ия булу сертификатын тапшыру тантанасы узды.  Яңа гына икенче яисә чираттагы тапкыр ана булган “бай” һәм бәхетле  хатын-кызлар яңа хис-тойгылары белән уртаклаштылар.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина залда утыручы бәхетле 9 гаиләне кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән тәбрикләде. Алыштыргысыз “Семейные Страницы” мәгълүмати җыентыкны тапшырды.

Россия Федерациясе Пенсия  идарәсенең Мамадыштагы бүлеге җитәкчесе  Шамил Хәсәнов сертификатларны тапшырганда аларны законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсилләп сөйләде.

Фәния Әхмәтшина ата-аналарга һәм бәйрәм кунакларына җылы теләкләрен җиткергәннән соң, барысын да  истәлекле фотога чакырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International