2015 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе башланды

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе

1 апрельдән РФ почта бүлекләрендә 2015 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе башланды. Теләгән барча кеше  яраткан газета-журналларына июнь азагына кадәр языла алачак, дип хәбәр итә "Россия почтасы" предприятиясенең "Татарстан почтасы" филиалы матбугат хезмәте. Абунәчеләр өчен 2015 елның икенче яртыеллыгына «Татмедиа» АҖ газета-журналларына электрон төрдә язылу мөмкинлеге тудырылды.  ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы ярдәмендә басмаларга –  газета-журналларга , китапларга язылып була торган сервис эшли. Анда “Россия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиеснең тулаем каталогы электрон рәвештә файдаланылышта. Әлеге сервисның өстенлеге шунда – матбугатка почта бүлекчәсенә бармый гына, ягъни дистанцион язылып була. Моның өчен әллә ни зур булмаган түләү каралган: подписка бәясенең 2 проценты кадәр (кимендә 10 сум).
Мондый сервис ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан “Татарстан почтасы” хезмәте белән берлектә әзерләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International