Фатирларына шәхси җылыту системасын көйләткәннәр сөенеп бетә алмый хәзер.
Татарстан Республикасы инвалидларының физкультура-спорт җәмгыяте 15нче ачык чемпионатның ел нәтиҗәләрен игълан итте. Безнең команда бишенче урында.
Авыл җирлегендә яшәүчеләр быел, мөгаен, тормышка карашларын үзгәртерләр. Раштуа алды кичендә Шәдче авыл җыенында барган эшлекле, кайнар сөйләшүдә муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов авылларны җанландыру мәсьәләсен кабыргасы белән куйды.
“Мамадыш“ совхозы бистәсендәге күпкатлы йортлардан торган микрорайонда да җанлылык сизелә башлады. Моның сәбәбе – Яңа ел алдыннан биредәге биш катлы йортларның берсе үзенең хуҗаларын кабул итте.
Узган ел Түбән Тәкәнеш авылында шактый гына үзгәрешләр булып алды. Аларның барысы да әлеге торак пунктында яңа объектлар төзү белән бәйле.
Быел да Раштуа бәйрәме күркәм узды. Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда ярминкәне, спорт уеннарын, төрле күңел ачу чараларын үз эченә алган бәйрәмдә олысы-кечесе бик теләп катнашты.
Әкият, чынбарлык һәм классик әсәрләр геройларын үз эченә алган иде 2014нче елны каршылауга багышланган Бал-маскарадның сюжеты. Чыршы эзләргә чыккан Малай үз юлында кемнәр белән генә очрашмый.
Гыйнвар азагында җирле телевидение каналында күркәм традициягә әверелгән район башлыгы белән турыдан туры эфир узачак.
“Волшебный сон перед Рождеством“ мюзиклы белән башланып китте 8нче гыйнварда күпбалалы гаиләләрдә туган балалар өчен уздырылган Раштуа чыршысы бәйрәме. Күркәм йола буенча район мәдәният йорты сәхнәсендә аны шәһәр мәктәпләренең яшь актерлар труппасы һәм Изге Ксения Римляныни чиркәве каршындагы Якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләр куйды.
Быел кар мулдан ява. Көннәрне дә җылыткалап ала. Кыш уртасы гына булуга карамастан, түбәләрдән тамчы тамып, боз сөңгеләр хасил була. Алар кешеләр өстенә төшеп бәла китереп чыгарырга, юешләнгән кар авыраеп түбәләрне җимерергә дә мөмкин. Муниципаль район башкарма комитеты административ комиссиясе түбәләрдәге карны даими төшереп торуны оештырырга кирәклеген искәртә.