Халыкка хәзер җирләрен межалау, рәсмиләштерү, мөлкәтләрен теркәү, башка төрле дәүләт хезмәтләре өчен Мамадыш буйлап йөгерергә туры килмәячәк. Барысының да кабул итүчеләре бер бинада була.
Мамадышта республика Президенты Аппараты һәм Иҗтимагый палата вәкилләре составындагы комиссия булды. Алар шәһәребезнең Яңа ел бәйрәменә әзерлеге белән кызыксындылар. Урамнарны әйләнеп, кардан ясалган фигуралар белән танышып чыктылар. Кич Үзәк чыршы янындагы хезмәт коллективлары чыгышларын карадылар.
Дүшәмбе көнне үткән гомумрайон планеркасында муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов узып баручы елны, авыл хуҗалыгында табигать шартларыннан барлыкка килгән авырлыкларны күз алдында тотып, начар түгел, дип бәяләде. Аграр тармак вәкилләрен игътибарны техниканы яңартуга юнәлтергә чакырды. Шунда ук Анатолий Иванов районнар өчен республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әзерләгән рейтинг нәтимҗәләренә комментарий бирде. Мамадыш районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең төп күрсәткечләре буенча Мамадыш районы беренче унлыкка керде.
Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов мамадышлыларны Яңа ел белән котлый!
2013 елның 30 декаберендә Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина 2013 елның соңгы сертификатларын тапшыру тантанасына килгән зур кунакны – район башлыгы Анатолий Ивановны кабул итте.