ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2014 ел
шимбә
Ел саен 15нче гыйнварда – күренекле якташыбыз Шәйхи Маннурның туган көнендә каберенә зиярат кылу һәм аның исемендәге премияләр тапшыру традициягә керде. 

“Гади мәктәп кенә түгел, ә лицей!“

Өстәмә белем бирү мәгариф учреждениеләре арасында наркотикларга каршы профилактик проектлар буенча республика конкурсы балалар һәм яшүсмерләр йорты методисты Резеда Нуриевага җиңү китерде.

15
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе

 Рабигүл әүвәл аеның 11нче кичен 12нче көненә бәйләгән баш көнне төн уртасыннан соң Мәүлидин-Нәби, ягъни Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көнен бөтен мөселманнар  зур шатлык белән искә ала.  23нче гыйнварда район мәдәният йортында Мәүлид бәйрәме үтәчәк.

 

Татарстан прокуратурасында  Россия Федерациясе прокуратурасының 292 еллыгына багышланган чаралар узды. Анда үзәк аппарат хезмәткәрләре, район һәм шәһәр прокурорлары, аларның урынбасарлары катнашты. Мамадыш районыннан прокурор Илсур Габдрахманов, аның урынбасарлары Әлфия Корчагина һәм Линар Әскаров барды. 

Быел яман гадәтләр кыйммәткә төшәргә уйлый, җәмәгать. Алкогольле эчемлекләргә, тәмәкегә бәяләр артуы турында әйтүем.

Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре проблемалары турында күп сөйләнелә. Әмма тән җәрәхәтләре алуга, хәтта үлемгә китергән фаҗигаләр кимүгә бармый. Монда, беренче чиратта, ата-аналарның балаларын саклану җайланмалары белән җиһазланмаган транспорт чараларына утыртуы да төп сәбәпләрнең берсе булып тора.


Кем тырыша, шул барысына да ия була торган чорда яшибез. Авылдагы тормыштан да зарлану урынлы булмастыр. Дәүләт нинди генә программалар белән булышмый.


Узган ел азагында Яңа елны каршылауга багышлап искечә Яңа елны каршылауга чаклы дәвам иткән, шәһәребез оешма-предприятиеләре, учреждениеләр, шәхси эшмәкәрләр тарафыннан оештырылыган кичке чаралар быел да оешкан төстә узды.


19нчы гыйнварда христианнар үзләренең төп бәйрәмнәренең берсе булган Качмануны (Крещение) билгеләп үтәләр. Бәйрәм алдыннан, 18нче гыйнварда, кичке служба узачак. Ә 19нчы гыйнварда Качману коенулары өчен Мамадышта бәкеләр – иорданнар әзерләнә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International