"Волшебный сон перед Рождеством“ мюзиклы белән башланып китте 8нче гыйнварда күпбалалы гаиләләрдә туган балалар өчен уздырылган Раштуа чыршысы бәйрәме. Күркәм йола буенча район мәдәният йорты сәхнәсендә аны шәһәр мәктәпләренең яшь актерлар труппасы һәм Изге Ксения Римляныни чиркәве каршындагы Якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләр куйды. Мюзиклны оештыручылар – Балалар һәм яшүсмерләр йортының өстәмә белем бирү педагоглары Татьяна Якушева белән Татьяна Шипкова балалар белән рухи-әхлакый өлкәдә эшләү барышында сәнгатьтә – гүзәллекнең гармониясенә, рухи тәрбиядә дингә дөрес акцент ясаганнар. Тантана бәйрәм чыпшысы янында дәвам итте, барлык балалар да Раштуа бүләкләре алдылар.