Шоу түгел, тормыш ярышы

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы инвалидларының физкультура-спорт җәмгыяте 15нче ачык чемпионатның ел нәтиҗәләрен игълан итте. Безнең команда бишенче урында.

Вәсимә Имамова, адаптацияле физкультура буенча тренер

Самат Әхмәтов, Денис Егоров, Рөстәм Хөснуллин, Лилия Хәйруллина  “Байтик“ лагеренда узган йомгак ясау кичәсендә катнаштык. Мин районда инвалидлар спортын өченче ел җитәклим. Беренче елда 15 команда арасында 14нче урында идек, икенче елны сигезенче урынга мендек, ә быел 23 команда арасында бишенче. Үсеш күз алдында. Быелгы эшкә анализ ясасак: 17 төр буенча оештырылган ярышларның дүрт төрендә - дөм сукырларның минифутболы, туризм, шашка, шахматта катнаша алмадык. Сәбәбе-команданы алып барырга транспорт булмады (эх, ничек кенә уңай хәл итәргә бу кискен мәсьәләне?!). Башка төрләр буенча бернинди хәрәмләшү, махсус куелган спортчылар юк. Күрсәткечләребез чиста.

 Мәсәлән, 6-7нче декабрьдә Казанда ДЦП авырулылар арасында футзал ярышларында безнекеләр беренче тапкыр катнашты. Денис Егоров, Самат Әхмәтов, Алексей Маслов, Рузил һәм Рифат Заһриевлар  командага яхшы очко китерделәр. Фәрит Воробьев, Андрей Михайловка да тырышырга кирәк.

 Түбән Кама шәһәрендә 13-15нче декабрьләрдә узган инвалидларның чаңгы ярышы һәм эстафетасында районыбызның җиде кешелек командасы катнашты. Ренат Гришин, Айнур Мөхәммәтшин, Самат Әхмәтов, Илшат Фәләхов, Зөбәйдә Мисбахова, Андрей Пакшинцев үз номинацияләрендә призлы урыннар яуладылар. Уртакирмәнле Нияз Гарифуллинның уңышларын аерым билгеләп үтәсем килә. Җиңүгә ничек килүен күрсәгез: тимераяк йөреше белән чаңгыда очты гына, әзмәвердәй ир-атларны бер читкә куеп, икенче урынны яулады. Тенниста да чын мәгънәсендә класс күрсәтә кечкенә дә төш кенә егет! Мондый җәүһәрләр авылларда күп. Катнаштырырга иде бит аларны шундый ярышларга. Авыл җирлекләре башлыкларына үтенечем бар: бергәләп тотынсак, булдырабыз, кеше арасына да чыгарабыз, хыялларын тормышка ашырырга да ярдәм итәбез без аларга. Тренер буларак минем иң зур хыялым - балачактан инвалид Айнур Мөхәммәтшин белән ныклап шөгыльләнү, аны аякка бастыру, олы ярышларга алып чыгу. Параолимпия чемпионы Ирина Полякова аңа инвалидлар өчен махсус чаңгылар табарга булышты.

 Безнең команда яшьләр күп булуы белән башкалардан аерылып тора. Киләсе елга 15 яшькә кадәргеләрне  спортка күпләп тарту төп таләп итеп куелды, шуңа күрә төп игътибарны балаларга бирәчәкбез.  Потенциалыбыз бик зур. Районның әзерлекле чын җыелма командасын булдырачакбыз. Шулай бергәләп тырышканда киләсе елга республикада беренчелекне алырга да мөмкинлегебез бар.

Дүшәмбе, җомга көннәрендә шәһәр балалар спорт мәктәбендә, чәршәмбе “Олимп“ спорт комплексында тренировкаларда ныклап шөгыльләнәбез, рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International