Гыйнвар азагында җирле телевидение каналында күркәм традициягә әверелгән район башлыгы белән турыдан туры эфир узачак. “Районга йөз белән“ тапшыруында Анатолий Иванов узган елга нәтиҗәләр ясаячак, яңасына планнар белән таныштырачак, телевизор караучыларның сорауларына җаваплар бирәчәк. Аларны алдан ук 3-21-34 телефоны аша да, газетаның электрон адресына – gazeta-nokrat mail.ru яисә www.mamadish-tr.ru сайтына җибәрергә мөмкин.