“Мамадыш“ совхозы бистәсендәге күпкатлы йортлардан торган микрорайонда да җанлылык сизелә башлады. Моның сәбәбе – Яңа ел алдыннан биредәге биш катлы йортларның берсе үзенең хуҗаларын кабул итте.
Яңа адрес буенча “Социаль ипотека“ программасына эләккәннәр, ветераннар, бала-чаклары ятимлектә үткәннәр, ветераннар һәм тузган торакта гомер кичергән 40 гаилә бистәнең Центральная урамындагы 47нче санлы йортта фатирлы булдылар. Гомерлеккә истә калырлык әлеге вакыйга белән аларны районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, һәм әлбәттә, Кыш Бабай белән Кар Кызы тәбрикләделәр. Анатолий Петрович үзенең чыгышында шәһәребездә торак төзелеше алга таба да туктамаячагын, фатирга булган ихтыяҗ тулысынча канәгатәләндерәләчәген ассызыклап үтте. Шушы мизгелләрдә үзәк телевидениедән Кемерово өлкәсендәге берничә шәһәрдә җимерек күпкатлы йортларда яшәргә мәҗбүр булган кешеләр турында тапшыру караганым искә төште. Фатирлар эчләренә агач терәүләр куелган, утын белән ягып җылытыла торган ул йортларның кайберләре инде гасыр башында ук яшәргә яраксыз дип табылган булган. Әмма җирле түрәләр бу проблеманы хәл итәр өчен бармакка бармак та сукмаганнар. Сөбханалла, безнең Татарстанда бу яктан зарлану зур гөнаһ булыр иде. Бүгенге көндә Яр Чаллыда эшләүче, 2007нче елдан әбисендә тәрбияләнгән Тимур Мәгъсүмов:
–Моннан дүрт ел элек чиратка баскан идем. Рәхмәт республика һәм район җитәкчеләренә. Ниһаять, баш очымда түбәм булды, – ди.
Йортны тапшыру тантанасында әлеге торак объектына җаваплы итеп билгеләнгән Федор Бадышев гаиләсе белән гомер баракта яшәгәннәр.
–“Тузган торак“ программасы безнең кебекләрнең барысын да якты, иркен, барлык уңайлыклары булган фатирлы итәчәгенә ышанам. Җитмәсә, бу микрорайонда спорт мәйданчыгы да бар. Ферма территориясен дә төзекләндерәчәкләр икән. Балалар бакчасы да төзергә җыеналар. Гомумән, бу тирә киләчәктә тулы инфраструтуралы бер микрорайонга әвереләчәк, – ди.