Үзәк мәйдан бәйрәм үзәге булды

2014 елның 10 гыйнвары, җомга

Быел да Раштуа бәйрәме күркәм узды. Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда ярминкәне, спорт уеннарын, төрле күңел ачу чараларын үз эченә алган бәйрәмдә олысы-кечесе бик теләп катнашты.


Бәйрәмгә рәсми төстә старт бирелгәнче халык авыл җирлекләре тарафыннан оештырылган ярминкәдән күңеленә хуш килгән әйберне алды. Табын өстәлләре дә сый-нигъмәтләрдән сыгылып торды. Чөнки христианнар бу бәйрәм көнендә 40 көн дәвамында итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып торганнан соң, туганнары, якыннары белән шундый өстәлләр янында очрашалар. Ярминкәдә катнашкан һәр авыл җирлеге табыннар әзерләгән иде. Халыкта, бигрәк тә бала-чагада Иисус Христос туган шалаш, аның янындагы сарыклар, учак яккан көтүчеләр зур кызыксыну уятты. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, Изге Ксения Римляныни чиркәве настоятеле протоиерий Димитрий атакай, район рус җәмгыяте җитәкчесе Николай Егоровлар халыкны изге бәйрәм белән котлаганнан соң, мәйданда уеннар, төрле музыкаль тамашалар җанланып китте. Балалар бу көнне рәхәтләнеп бүкән өстендә капчык белән сугышты, бау тартышты, капчыклар киеп йөгерде, җырлады, биеде һәм башка бик күп кенә уеннарда укатнашты. Олылар да читтә калмады: үзәк мәйдандагы чыршы тирәли әйләнделәр, көч сынаштылар, сәхнәдә чыгыш ясадылар. Җиде яшәләр тирәсендәге бер малайны берничә уен мәйданчыгында күрдем. Кесәләре төрле бүләкләр белән тулган иде. Йөзләре алсу, аның исемен сорарга дип авыз ачкан идем: “Абый, әнә тегендә хәзер капчык киеп йөгерәчәкләр,“ – диде дә күздән дә югалды. Шактыйга сузылган бәйрәмдә халык, чыннан да, рәхәтләнеп ял итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International