Авыл җирлегендә яшәүчеләр быел, мөгаен, тормышка карашларын үзгәртерләр. Раштуа алды кичендә Шәдче авыл җыенында барган эшлекле, кайнар сөйләшүдә муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов авылларны җанландыру мәсьәләсен кабыргасы белән куйды.
6нчы гыйнварда Шәдче авыл җирлегенә чын мәгънәсендә десант төште. Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов җитәкчелегендәге делегация Вахит, Юкәче, Ташлыяр, Шәдчебашы, Ямаш, Шәдче авылларындагы барлык социаль объектларны, Ямашев исемендәге агрофирма фермаларын җентекләп карап, хуҗалары белән күзгә-күз сөйләшеп, барысының да, проблемаларын барлап йөреп чыкты. Кичен мәдәният йортында үткән җыенда авыл җитәкчеләре еллык эшне йомгаклап, чыгыш ясады, районыбыз җитәкчеләре халыкны кызыксындырган күпләгән сорауларга җавап бирде.
-Без сезнең җирлеккә 16 километр асфальт юл салдык, 15 миллионга төшереп мәктәбегезне ремонтладык, менә дигән амбулатория ачтык, картлар йортына ремонт тәмамлану алдында, ә сезнең ни халык, ни мал саныгыз артмый, быел мәктәпкә укырга бер бала керде. Уянырга, киләчәккә хыяллар, планнар белән яшәргә, тырыш һәм тәвәккәл булырга кирәк. Ялкауга гомер буе кризис. Алга таба болай дәвам итә алмый, - дип башлады үз чыгышын район башлыгы.
Шушы авыл җирлегендә генә дә 175 өй буш тора, авылдан чыгып киткән 211 кеше пропискада һаман биредә исәпләнә. Җиде ташландык ферма бар. Табигать байлыклары җәйрап яткан җирлектә яшәп, ничек мал асрамаска мөмкин?! Шул ук вакытта авыл халкы эш юк дип зарлана, ир-атлар озын акча артыннан Себергә, ерак шәһәрләргә юл тота. Үз язмышыңны үз кулыңа алып, туган ягыңда бик бай һәм матур яшәргә була хәзер. Алар белән бәлки очрашып сөйләшү җитмидер. Әнә Юкәче һәм Ямаш авыллары фермерлары Павел Китаев һәм Рафик Сәмигуллин үз хуҗалыкларында бөтен районга үрнәк итеп куярлык миниферма оештырганнар. Эшләсәң, эш карышмый. Мәктәп ашханәсендә чәй өстәле артында җирле эшмәкәрләр, фермерлар белән очрашуда һәркемнең алга таба планнары барланды, аларга эшлекле тәкъдимнәр ясалды. Хәзер замана таләпләренә туры килерлек, табышлы һөнәр сайлау җиңел эш түгел. Шуңа күрә профориентациягә мәктәптә үк зур игътибар бирү зарур. Былтыр район башлыгы “тормыш дәрес“ендә катнашкан вакытта әлеге мәктәпнең унынчы сыйныфында белем алучы 15 балага кем буласың дигән сорау биргәч, унысы укытучы, бишесе табиб дигән. Алабуга икътисади зонасына сәяхәткә алып барып кайткач, бүгенге очрашуда унберенчеләрнең һөнәр сайлау мәсьәләсендә фикерләре нык үзгәргән.
Чиновникларга авыллардагы һәр хуҗалык проблемалары белән якыннан танышырга, булышырга, хөкүмәт программаларын авыл агайларына авылча итеп аңлатырга кирәклеге ассызыкланды. Һәр авыл буенча тулы, дөрес картинаны булдыру шарт. Районда тамырдан борылыш елы игълан ителә.