Узган ел Түбән Тәкәнеш авылында шактый гына үзгәрешләр булып алды. Аларның барысы да әлеге торак пунктында яңа объектлар төзү белән бәйле.
30нчы декабрь көнне биредә, Тәкәнеш төбәгендәге биш авыл җирлегендә гомер кичерүче халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерү максатында, җөмһүриятебездә беренчеләрдән булып ветеринария дәвалау участогы ачылды. Атна-ун көн эчендә авылда мәһабәт бина калкып чыккан. Әлеге йортта хезмәт куячак Хафис Акчурин җитәкчелегендәге коллектив якын-тирәдәге авылларда шәхси йортлардагы - өч меңгә якын, “Тәкәнеш“ агрофирмасындагы 5600 баш мөгезле эре терлеккә хезмәт күрсәтәчәк. “Ихаталардагы сарыклар, эт-мәчеләргә дә игътибар ким булмаячак,“ – ди участок мөдире. Коллективта бер осеминатор, эпизоотолог, апттекарь эшләячәк. Ветеринария участогын ачу тантанасында Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе начальнигы, озак еллар “Тәкәнеш“ агрофирмасын җитәкләгән Алмаз Хисаметдинов, раңйоныбыз башлыгы Анатолий Иванов, “Азнакай нефтемаш заводы“ ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Марат Гайсин чыгыш ясадылар, коллективка зур уңышлар теләделәр. Ветеринария участогын төзүдә актив катнашканнарга төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды.