Әкият, чынбарлык һәм классик әсәрләр геройларын үз эченә алган иде 2014нче елны каршылауга багышланган Бал-маскарадның сюжеты. Чыршы эзләргә чыккан Малай үз юлында кемнәр белән генә очрашмый.
Яңа елның төп символы булган мәңгелек яшел агачны эзләүдә аңа коммунизм төзергә хыялланган Ленин белән Крупская да юл күрсәтәләр. Снеговик күрсәткән юнәлештә барганда аңарга Водяной, Күңелле әбиләр, Щелкунчик, озын тоымлы гүзәл Варвара белән аның кияве Андрей, Убырлы карчык, Конек-горбунок, Иван Царевич, чегәннәр, Дон Кихот белән Санчо-Панчо һәм башкалар очрый. Аларның кайберләре Малайга ихлас күңелдән ярдәм итсәләр, араларында күңелләрендә явыз ният салынганнары да була. Әмма Малай морадына ирешә. Аңа чыршыны Кыш Бабай белән Кар Кызы бүләк итәләр. Тамаша композициясе, музыкаль бизәлеше, рольләрнең югары дәрәҗәдә башкарылуы, һәр геройның музыкаль чыгышы боздагы шоу белән бергә үрелеп баруы белән күңелләрдә озак сакланыр. Һәр хәрәкәт, һәр чыгыш тамашачы тарафыннан җылы каршы алынды. Бал-маскарад Яңа елны күтәренке күңел белән каршылау мөмкинлеге тудырды дисәк тә, һич арттыру булмас.
Бәйрәмнең рәсми өлешендә районыбыз башлыгы Анатолий Иванов райондашларыбызны, бәйрәмгә кайткан кунакларны Яңа ел белән котлады. Аның ыгышында үткән елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, ирешкән казанышлар билгеләп үтелде, киләчәккә бурычлар турында сүз алып барылды. Бу көнне күп кенә райондашларыбыз төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булдылар. “Мамадыш муниципаль районы һәм Мамадыш шәһәренең идарәче компаниясе“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең баш бухгалтеры Татьяна Ульянова белән торак милекчеләре белән эшләү буенча белгеч Галина Панфилова, “Мамадыш водоканал“ ачык акционерлык җәмгыятенең башкаручы директоры Илгиз Хисамов Россия Федерациясенең Төбәк үсеше министрлыгының Мактау грамотасы; район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге косультанты Наил Низамов, “Тәкәнеш“ агрофирмасының зоотехник-селекционеры Фаил Латыйпов Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты; ТР буенча Гадәттән тыш министрлыкның Түбән Кама бүлекчәсенең кече суднолар буенча инспекторы Айдар Галиәкбәров “Отличник ГИМС МЧС России“ күкрәк билгесе; “Татспиртпром“ ачык акционерлык җәмгыятенең “Мамадыш спирт заводы“ филиалы директоры Николай Захаров – Татарстан Республикасы Президентының; Сон авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Тәнзилә Насыйбуллина Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Шәһәребез соңгы елларда Татарстанда иң төзек торак пунктында беренчелекне бирергә җыенмый. Чираттагы уңыш өчен Мамадыш шәһәре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1нче дәрәҗә дипломына лаек булды. Бәйрәмдә берничә якташыбыз “Мамадыш муниципаль районы каршындагы казанышлары өчен“ медале белән бүләкләнделәр, спорттта уңышларга ирешкәннәр, оешма-предприятиеләр арасында уздырылган Спартакиада нәтиҗәләре буенча җиңү һәм призлы урыннар яулаучылар, “Тормыш дәресләре“ класстан тыш дәресләр буенча муниципалә проектка зур өлеш керткән берничә укучы да район башлыгы тарафыннан билгеләп үтелде.