ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
“Трудовик-орлык“ агрофирмасы да, “АПК “Азык-төлек программасы“ җәмгыяте дә язгы культуралар чәчүне күбрәк акча кертү юлларын күз алдында тотып оештыралар.

13
май, 2014 ел
сишәмбе

Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, Мамадыш аграрийлары тарафыннан планлаштырылган 40 мең гектарның 32 мең гектарында эш башкарылган. Әлеге сан 80% ны тәшкил итә. 

Май ае дәвамында шәһәребезнең 21 урамын асфальтлы итү бурычы куелды. 

Статистика мәгълүматларына караганда, эш белән мәшгуль барлык халыкның 1 проценты – медицина хезмәткәрләре, аларның 0,9 проценты шәфкать туташлары икән. Әлеге категориягә керүче гүзәл затлар агымдагы атнада “Яз чибәре” исеме өчен көрәштеләр. 

Аның ярдәме белән ТР–сы дәваханәләрендә ветераннар өчен тору шартлары камилләштерелгән 428 палата булдырылган. Безнең районда исә андый үрнәктәге 3 палата бар. Алар белән махсус комиссия танышып кайтты. 

Иллеләп спортчы стадион–ипподром территориясендә старт сызыгына бастылар. Командага район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Таһир Галимханов җитәкчелек итте.

Завод урамы, 14 “А” адресы буенча “Социаль ипотека” һәм “Авария хәлендәге торак” программасында катнашучылар яшәячәк. 

Шәһәребездә Бөек Җиңүнең 69 еллыгын билгеләп үттеләр. Шул уңайдан 9нчы майда көн дәвамында бәйрәм чаралары гөрләде. Аларны төрле мәйданчыкларда оештырдылар. 

Җиңү көне Малмыжка авылы халкы өчен икеләтә бәйрәм белән истәлекле иде. Торак пунктта Бөек Ватан сугышы каһарманнары өчен һәйкәл ачылды. Анда 200дән артык авылдашларының исемнәре урын алган.


12
май, 2014 ел
дүшәмбе

Давыдова урамындагы 4 йорт, Юлчылар урамындагы 1,3 нче санлы йортларда гомер итүчеләр катнашында җыелыш оештырылды. Халык биредә район башлыгы Анатолий Ивановка турыдан-туры үтенечләрен ирештерә алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International