Шәһәребездә Бөек Җиңүнең 69 еллыгын билгеләп үттеләр. Шул уңайдан 9нчы майда көн дәвамында бәйрәм чаралары гөрләде. Аларны төрле мәйданчыкларда оештырдылар.
Җиңү көнен рәсми төстә билгеләп үтү быел да Совет урамында, иртәнге 10 сәгатьтә старт алды. Үзәк урамны тутырып төшкән Бөек Ватан сугышы афәтләрен башларыннан кичергән өлкәннәр, Әфганстан вакыйгаларында һәм кайнар нокталарда катнашкан якташларыбыз, кунаклар һәйкәл каршына урнашкач, мәйданга Россия, Татарстан һәм район байракларын алып керделәр.
Республика хәрби комиссариатының район бүлеге җитәкчесе Андрей Синкевич район башлыгы Анатолий Ивановка шәһәр мәктәпләренең һәм хезмәт коллективларының парадка әзерлеге турында рапорт бирә.
Фронтка Мамадыш районыннан гына да 16 меңгә якын кеше китә. Аларның 8,5 меңе яу кырында ятып калган. Бөек Ватан сугышында катнашкан 7 меңнән артык якташыбыз орден һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр. Районыбызда бүгенге көндә 80 Бөек Ватан сугышы ветераны, йөзләгән солдат толы, меңнән артык тыл ветераны яши. Сугыш елларындагы югалту ачыларына багышланган композиция башкарылганда бик күпләрнең күзләренә яшьләр килгәндер.
Шәһәребездә Бөек Җиңүгә багышланган парадта, башка еллардан аермалы буларак, Мамадыштагы оешма-предприятиеләр, учреждениеләрдән тыш, районыбызның биш икътисадый зонасы вәкилләре дә катнашты. Автомашиналарның һәркайсы сугыш чорын гәүдәләндереп бизәлгән иде. Шарлар, чәчәкләр, Җиңү көненә, халкыбызның каһарманлыгына багышланган транспорантлар тоткан мамадышлылар, “Катюша”, “танк”, “бронялы машина” макетлары Домолазов, Кызылармияче һәм Совет урамнары аша уздылар.
Хезмәт коллективлары колонналары ветераннар каршыннан “Ур–ра” кычкырып узып беткәч, тантаналы митинг башланды. Район җитәкчелеге, кунаклар бәйрәм уңаеннан җылы теләкләрен җиткерделәр.
Митинг һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр салу белән төгәлләнде. Тантанадан соң ветераннарыбызны чәй табыннары көтә иде.
Геройлар Аллеясы янәшәсендәге паркта кыр кухнясы эшләде. Биредә теләге булган һәркемне солдат боткасы белән сыйладылар. “Яралы сугышчылар”, шәфкать туташлары, “Максимка” пулеметы урнаштырылган ат арбасы янәшәсендә фотога төшәргә дә мөмкин иде.
Көн уртасында йөгерешчеләребез Җиңү бәйрәме хөрмәтенә стартка бастылар. Аңа гадәттәгечә район мәдәният йорты каршында старт бирелде.
Бәйрәм чаралары шәһәребездә кич белән дә дәвам итте. Район хәрби комиссариаты каршындагы паркта сугыш темасына кагылышлы кинофильмнардан өзекләр тәкъдим иттеләр.
Ә концерт номерларын яратучылар өчен ике сәхнә эшләде. Геройлар аллеясы янәшәсендә ретро әсәрләрне башкардылар.
Район мәдәният йорты каршындагы төп сәхнәдә үзешчәннәребез мамадышлылар һәм шәһәр кунакларына ял программасын тәкъдим иттеләр.
Бәйрәм чаралары кичке унда салют һәм дискотека белән дәвам итте.