Җиңү көне уңаеннан шәһәребездә веломарафон узды

2014 елның 13 мае, сишәмбе

Иллеләп спортчы стадион–ипподром территориясендә старт сызыгына бастылар. Командага район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Таһир Галимханов җитәкчелек итте. Велосипедчыларны ЮХИДИ һәм ашыгыч ярдәм машиналары озата бара. Веломарафонда катнашучылар Ленин, Толстой, Давыдов урамнары аша узып, Мамадыш совхозына таба борылдылар. Алга таба маршрут Җиңү урамы аша үтә. Биредә спортчылар бертавыштан: “Ур–ра!” кычкырдылар. Финиш Совет урамы буйлап төшкәч, мәңгелек ут янәшәсендә булды. Велосипедчылар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International