Мамадышта асфальтлы чакрымнар арта

2014 елның 13 мае, сишәмбе

Май ае дәвамында шәһәребезнең 21 урамын асфальтлы итү бурычы куелды. Шәһәребезнең  кайсы юнәлешенә барып чыксаң да юлда эшләүчеләрне күрәсең. Бер якта күтәрткән юлны яңартып, ком, вак таш түшәп асфальт җәяргә җыенсалар, икенче якта юлда яңа барлыкка килгән чокырларны ямыйлар. Әлеге төр хезмәт белән “Татавтодор” оешмасының Мамадыш районы филиалы шөгылъләнә. Агымдагы атнада подрядчы оешма бригадалары Энгельс, Азин, Лермонтов, Пушкин урамнарына асфальт түшәр, дип көтелә.  Техрегламент буенча озын, тигез юлларның киңлеге 5 метрны тәшкил итәчәк. Агымдагы елда Дәүләт программаларында катнашып безнең район юллар төзелеше өчен 43 млн сум акчага ия булды. Әлеге сумма 21 урамга асфальт сулу эшенә сарыф ителәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International