Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, Мамадыш аграрийлары тарафыннан планлаштырылган 40 мең гектарның 32 мең гектарында эш башкарылган. Әлеге сан 80% ны тәшкил итә.
“Трудовик–орлык” агрофирмасы чәчү эшләрен 2 атна элек башлаган иде. Шушы чорда хуҗалык хезмәтчәннәре 80% мәйданда эш башкарган. Быел җәмгыять 1900 гектарда язгы бөртеклеләр чәчәргә планлаштырган иде. Шуның 1620 гектары инде чәчелгән. Өстенлек корылыкка чыдам орлыкларга бирелә. Бу язда оешма басуларының 5 гектарында беренче тапкыр бодайның Архад исемле яңа сорты игеләчәк. Моннан тыш, агрофирма коллективы бодайның “Экадо–70”, “Экадо–109”, “Ульяковская–100” һ.б. элиталы төрләрен үстерә.
Кырларда 4 агрегат эшли. Шуларның берсе белән Алексей Журавлев идарә итә. Бу аның Камаз Т–215 тракторында 5нче сезоны.
–Басуда иртәнге 6дан инде без. Кичен караңгы төшмичә кайткан юк. Көнгә уртача 50 гектар чәчәбез. Эш шартларыннан зарланмыйм. Айга якынча 40 мең сум хезмәт хакы түлиләр,– ди Алексей Журавлев.
Узган ел әлеге хуҗалык чәчүне 20нче май көнне төгәлләгән иде. Быел эш күләмен бер–ике көнгә иртәрәк җиңәргә ниятлиләр.
“Азык–төлек программасы” кырларында без килгәндә 6 агрегат эшли иде. Хәзерге вакытта алар кукуруз чәчү белән мәшгуль. Планлаштырылган 3700 гектарның 1400 ендә эш төгәлләнгән.
Кукуруздан тыш, җәмгыять кырларында арпа, бодай, бике чәчү төгәлләнгән. Якын көннәрдә берьеллык культураларны чәчәргә керешәчәкләр.
Район буенча алганда, кыр эшләре 80% мәйданда башкарылган. Төп эшләрне 20нче майга кадәр төгәлләргә ниятлиләр.