Җиңү көне Малмыжка авылы халкы өчен икеләтә бәйрәм белән истәлекле иде. Торак пунктта Бөек Ватан сугышы каһарманнары өчен һәйкәл ачылды. Анда 200дән артык авылдашларының исемнәре урын алган.
Тантаналы чара илебезгә 69 ел элек азатлык һәм тынычлык алып килгән ветераннарыбызга рәхмәт сүзләре әйтүдән башланып китте. Каһарманнар истәлегенә һәйкәл төзү, аны тәртиптә тоту шулай ук рәхмәт һәм хөрмәт билгесе булып тора.
–Иң элек иске һәйкәлне ремонтларбыз, дип уйлаган идек. Әмма халык фикерен өйрәнгәннән соң, заманча, яңа һәйкәл төзү идеясе туды. Барлык ветераннарыбызның да исемнәрен урнаштырдык,– ди Көек Ерыкса авыл җирлеге башлыгы Әлфия Җамалиева.
Тантанада катнашучыларны район башлыгы исеменнән аның урынбасары Салават Гыймранов тәбрикләде.
–Көек–Ерыкса авыл җирлеге өчен аеруча истәлекле көн бүген. Һәйкәлләр буыннарны бәйләп тора. Бу зур эшнең башы гына әле. Әлфия Йосып кызы әйтүенчә, торак пунктны төзекләндерү буенча зур идеяләр белән яшиләр,– диде Салават Гыймранов.
Һәйкәлдә Малмыжка, Яковка, Гремячка авылларыннан булган 212 каһарманның исем–фамилияләре урын алган. Клиновлар, Мартыновлар, Ежовлар, Потеряхиннар, Смирновлар... Митингта катнашучылар әтиләрен, бабайларын, абыйларын күз яшьләре һәм 1 минут тынлык белән искә алды.
Бу көнне котлау сүзләрен Көек–Ерыкса авыл җирлеге депутаты Сергей Сергеев та ирештерде. Ә хөрмәтле ветераннарыбыз өчен концерт номерларын шушы төбәккә кергән мәктәп коллективлары әзерләгән иде.
Азактан Салават Гыймранов фронтовик Андрей Потеряхинга һәм тыл хезмәтчәне Анастасия Зайцевага азык–төлек пакетлары тапшырды.