ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2014 ел
дүшәмбе
Зәвык белән эшләнгән Нократ Яр буе урамында кичә алма төшәрлек тә урын калмаган иде. Һәркемнең бәйрәм шаһите буласы килгәндер, күрәсең. 

10
май, 2014 ел
шимбә
Республика Премьер-министры Илдар Халиков, табигать шартлары алга таба да шушылай яхшы торса, районыбызның быел зур ашлыклы булачагын билгеләп үтте. 
Татарстанның урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев бүген Мамадыш районының Албай авылында булды. Ул район Советы аппараты җитәкчесе Вәзир Фәизов, “Кама урманчылыгы” җәмгыяте башлыгы Сергей Сапурин һәм башка рәсми затлар озатуында торак пунктта төзелеп килүче чиркәүдә эш барышы белән танышты.
“Җиңүегез өчен рәхмәт!” тапшыруының бүгенге чыгарылышында сезне Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзелхак абый Мәүлин белән таныштырырбыз.“Җиңүегез өчен рәхмәт!” тапшыруының бүгенге чыгарылышында сезне Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзелхак абый Мәүлин белән таныштырырбыз.

Ул тормыш иптәше Миннегөл апа белән Мамадыш шәһәрендә гомер кичерә. 28нче октябрь көнендә аңа 88 яшь тулачак.

Ветераннар инде картайганнар,
Бер сүз әйтсә,  күзләр яшьләнә.
Рәхмәт Сезгә, кара көннәрне
Әйләндергән өчен гөлләргә!

8
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле якташлар сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннары! Барыгызны да Бөек Ватан сугышында җиңүнең 69 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм. Бу - һәр гаилә өчен изге бәйрәм. Әлеге көндә ветераннарыбыз алдында баш иябез, фидакарьлекләре, батырлыклары өчен чын күңелдән булган рәхмәтләребезне җиткерәбез. Мондый вәхшилекләр, кан кою җир йөзендә башка кабатланмасын дип телибез. Сугыш елларында районыбыз 16 мең кешесен яу кырына җибәрде. 8,5 меңе Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен барган көрәш кырында башын салды. Җиде меңнән артык райондашыбыз орден-медальләр белән бүләкләнде.

Республика Премьер-министры Илдар Халиков, табигать шартлары алга таба да шушылай яхшы торса, районыбызның быел зур ашлыклы булачагын билгеләп үтте. 
Премьер-министр урынбасары-Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов белән республика басуларын вертолетта очып әйләнгәндә бүген төштән соң “АПК “Азык-төлек программасы“ җәмгыятенең Мамадышны әйләнеп уза торган юл янәшәсендәге күпьеллыклар басуына төшеп, районыбыз хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, белгечләр белән очрашты. Ә аңарчы муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов белән районыбыз хуҗалыклары кырларында эшләрнең барышын карап чыкканнар иде. 

7
май, 2014 ел
чәршәмбе

Мамадыштагы Изге чишмә суын Түбән Новгородка алып киттеләр. Кичә туган ягыбызга әлеге шәһәрдән бер төркем туристлар килгән иде. 

5 беркетмә һәм 4 кисәтү кәгазе. Административ комиссия вәкилләренең шәһәрнең көньяк һәм Ушма аръягы өлешләренә булган визиты әнә шундый нәтиҗәләр белән төгәлләнде. 

Уку, мәдәният, спорт сезоннарына йомгак ясау тантанасын тагын бер кат “эшлекле дүшәмбе”дә искә төшерделәр. Район башлыгы Анатолий Иванов чараның югары дәрәҗәдә узуын ассызыклады. Җитәкче сүзләренчә, мондый тантаналар балаларны тагын да зуррак җиңүләргә рухландырачак.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International