Шәфкать туташлары “Яз чибәре” исеме өчен көрәште

2014 елның 13 мае, сишәмбе

Статистика мәгълүматларына караганда, эш белән мәшгуль барлык халыкның 1 проценты – медицина хезмәткәрләре, аларның 0,9 проценты шәфкать туташлары икән. Әлеге категориягә керүче гүзәл затлар агымдагы атнада “Яз чибәре” исеме өчен көрәштеләр.

2004 нче елдан башлап  район үзәк хастаханәсенең профсоюз комитеты инициативасы, район хакимияте теләктәшлеге белән шәфкать туташлары, район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре арасында “Яз чибәре” бәйрәме оештырыла. Биредә гүзәл затлар үзләрен визитка, язгы флирт-дефиле чыгышларында, аш-суга осталыклары ягыннан күрсәтә алдылар.

“Яз чибәре” конкурсында быел район үзәк хастаханәсе активистлары Римма Вахыйтова, Ләйсән Григорьева, Ләйлә Хабибрахманова, Зөлфия Сафина, Галина Ивантеева, Алсу Шәрәфиева үзләрен сынап карадылар. “Билгеле, без сәхнә кешеләре түгел, шуңа күрә бик нык каушатты. Чарага бар коллектив, гаилә белән әзерләндек”,дип уртаклаштылар тәэсирләре белән  конкурсантлар. Әйе, кемгәдер коллегылары визитка чыгышына шигыръ иҗат итсәләр, кемгәдәр дефилега балалары күлмәк теккән.

Конкурста җиңүчеләр, җиңелүчеләр булмады. Шунысы куандыра. Һәркемнең хезмәте тигез бәяләнде. “Үзенә җәлеп итүче мисс” дип Римма Вахитова,”Мисс яхшылык” дип Алсу Шәрәфиева,”Мисс тыйнаклык”дип Галина Ивантеева танылды. “ Эчкерсез елмаюлы мисс” титулына Зөлфия Сафина, “Серле мисс” исеменә Ләйлә Хабибрахманова ия булды. “Чибәр мисс” номинациясе Ләйсән Григорьевга бирелде. Йомшак сүзле, ягымлы йөзле, уңган куллы гүзәл затларга истәлекле бүләкләр, хуш иле чәчәк бәйләмнәре бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International