Аның ярдәме белән ТР–сы дәваханәләрендә ветераннар өчен тору шартлары камилләштерелгән 428 палата булдырылган. Безнең районда исә андый үрнәктәге 3 палата бар. Алар белән махсус комиссия танышып кайтты.
Мамадыш сәламәтлек саклау учреждениясендә медицина хезмәте ветераннар һәм инвалидларга һәрвакытта иң беренче чиратта күрсәтелде. Хәзер дә медиклар аларга бөтен уңайлыкларны тудырырга тырыша. Район хастаханәсендә ветераннар өчен махсус дүрт палата да булдырылды.
Район социаль яклау идарәсе бүлеге, иҗтимагый совет вәкилләре һәм башка белгечләрдән гыйбарәт булган комиссия район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова рәислегендә палаталарны йөреп, авырулар белән сөйләшеп чыкканда, пациентлардан зур дәгъвалар ишетелмәде.
Ветераннар өчен махсус палаталар неврология, хирургия бүлекләрендә урнашкан. Махсус блоклы бүлмәләрдә коляскалы-инвалид та мөстәкыйль хәрәкәт итә ала. Ванна бүлмәсендә култыксалы урындык, тотынгычлы бәдрәф уңайлы урнашкан. Берничә палата район хакимияте ярдәмендә функциональ краватлар белән җиһазландырылды. Әлеге краватларның берсе-берсе 25 әр мең сум тора. Ләкин бу гына җитми, бүлмәләрне җанландыру, күңел җылысы белән тулыландыру өчен күп көч сарыф итәргә туры киләчәк. Шул сәбәпле хастаханә иганәчеләр ярдәменә дә өмет итә.
Иң беренчеләрдән булып “Кадерле ветераннарыбыз” гуманитар проектында “Дар” оешмасы белән “Метелица” кибетләр челтәре катнашырга батырчылык итте. Эшмәкәрләр ярдәме белән бер палата телевизор, йомшак урындыклар белән тәэмин ителде.
Ветераннар өчен билгеләнгән палаталар әле күп әйберләргә мохтаҗ. Ярдәм кулы сузарга теләүчер район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итә ала.