Завод урамы, 14 “А” адресы буенча “Социаль ипотека” һәм “Авария хәлендәге торак” программасында катнашучылар яшәячәк.
Шәһәребезнең Ушма аръягы өлешендә чираттагы күпфатирлы йорт кулланылышка тапшырылды. 50 фатирның 24ендә “Социаль ипотека” программасында катнашучылар яшәячәк. Калган бүлмәләр дә озак буш тормас, диләр. Шушы көннәрдә аларның ачкычларына “Авария хәлендәге торак” хуҗалары ия булыр дип көтелә.
Өй туе уңаеннан тәбрикләү сүзләрен район башлыгы Анатолий Иванов җиткерде.
–Сезгә бәхет иңде: тыныч урам, янәшәдә генә балалар бакчасы, мәктәп, Нократ елгасына да ерак түгел. Йорт матур килеп чыкты, анда бәхетле тормыш белән яшәргә насыйп итсен, – диде район башлыгы.
Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Тәлгать Абдуллин да бәйрәмнең мактаулы кунаклары исемлегендә иде.
–Бүген – Җиңү көне. Тыныч көннәрдә дә җиңүләр була. Бүген сез әлеге йортны файдалануга аласыз икән, бу да үзенә күрә бер җиңү,– диде Тәлгать Абдуллин.
Төзү эшләрен башкарган “Төзүсервис” ЯАҖ–нең берничә хезмәткәренә район башлыгы рәхмәт хатлары тапшырды. Мактау кәгазьләренә мастер Шамил Вәлиуллин, ташчы Владимир Мазилов, плотник Илнар Никитин, штукатурчы–маляр Сәвия Сафина, сантехник Федор Волков ия булды.
–Без фатир өчен чиратка 2011 елда баскан идек. Шушы көннәрдә күчәрбез, дип ниятлибез. Күршеләр белән таныштык инде. Фатирның сыйфаты ошады. Әлегә бер әйберне дә үзгәртергә уйламыйбыз,– ди Юлия һәм Ленар Нигъмәтҗановлар.
Йорт буенча җаваплы дип бертавыштан Ләйсән Григина сайланды.