Давыдова урамындагы 4 йорт, Юлчылар урамындагы 1,3 нче санлы йортларда гомер итүчеләр катнашында җыелыш оештырылды. Халык биредә район башлыгы Анатолий Ивановка турыдан-туры үтенечләрен ирештерә алды.
Барлык проблемаларны уртага салып сөйләшү күптән кирәк иде, диде торак милекчеләре ширкате рәисе Нурия Әхмәдиева. Давыдова урамындагы 153 Е, 155, 157, 160, Юлчылар урамындагы 1,3 нче санлы йортларда яшәүчеләрне шәхси җылыту системасына күчү мәсьәләсе, подвалларның мөшкел хәлдә булуы, суга ОДН кертү ише сораулар борчыды. Әлбәттә, халык : “Ут өчен ОДН подъездда янган лампочкалар яки йортларга законсыз кушылган кибетләр аркасында җыелсын да ди, ә менә су подъездда акмый бит инде”,- дип канәгатьсезлек белдерде. Су өчен ОДН дигәндә, шул йортның гомуми ихтыяҗларына - подъездлар юуга, коммуникация челтәрләрен юдыруга киткән су күздә тотыла. Йорттагы гомуми исәпләгечтән исәпләгечләре булган фатирларның күрсәткечләрен һәм исәпләгечләре булмаганнарның норматив буенча түләү күләменең суммасы алына. Калган күрсәткеч гомуми файдаланылган су була да инде. Яңа карар буенча ул шул йорттагы фатирлар санына мәйданнарыннан чыгып бүленә. Җыелышта катнашкан җаваплы затлар бу сорауга да ачыклык керттеләр. Алай да суга ОДН мәсьәләсендә район башлыгы урау, отышлы юлларны табарга ышандырды.
Юлчылар урамындагы 1,3,4 йортлар артындагы буш урынның чүп-чар оясы булып торуы да борчый. Район башлыгы Анатолий Иванов әлеге территорияне караганнан соң биредә машиналар өчен стоянка, балалар өчен уен мәйданчыгы булдыру тәкъдиме белән чыкты. Йорт яны территориясен тәртиптә тоту да игътибар үзәгендә булырга тиеш . Йорт яны чисталыгына, төзеклегенә битараф булмаска чакырды, район башлыгы.
Чисталык дигәннән, өмәләр оештырылмый түгел, оештырыла. Тик менә халык аларда бик пассив катнаша, дип искәртә торак милекчеләре ширкате рәисе.
Барысы да үзебездән тора. Мин дә мулла, син дә мулла,атка печән кем сала, дип яшәү ярамас. Экологик яктан чиста, матур, уңайлыклары булган җирдә яшисебез килә икән без үзебез дә моның өчен ни дә булса эшләргә тиеш.