ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2015 ел
җомга
Бүген “МамадышТВ“ телеканалының турыдан-туры эфирында “Районга йөз белән“ тапшыруының чираттагы чыгарылышы узачак. Студиябез кунаклары– авыл хуҗалыгы белгечләре.

14
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Районда язгы   кыр   эшләре  алдыннан бер кат әзерлекне барлау, алда торган бурычлар турында сөйләшү өчен агросәнәгать оешмалары җитәкчеләрен һәм белгечләрне иң үрнәк хуҗалык территориясенә җыю гадәте бар. Быел да шул традицияне дәвам итеп, семинар-киңәшмәне “Трудовик-орлык агрофирмасы“ ҖЧҖ базасында уздырдылар. Юкка гына түгел: биредә һәр тармакта өйрәнерлек, өлге итеп алырлык уңышларга ирешелә.

Макулатура  җыеп акча эшләп булмый дисәләр дә, соңгы вакытта кәгазь  тапшыру гадәте янә тормышыбызга кереп бара. Шәһәребезнең 3нче санлы мәктәбендә дә макулатура   җыю  буенча сыйныфлар арасында ярыш игълан иткәннәр. Ул агымдагы атна азагына кадәр дәвам итәчәк.

Нократ елгасының бер өлешендә боз кузгалды. Кичә мамадышлылар әлеге күренешнең шаһитлары булдылар. Көннең икенче яртысында, аеруча кичке сәгатьләрдә, яр буеннан халык өзелмәде. 

12 апрельдә православие динен тотучылар Олы көнне, ягъни Пасханы билгелэп утте. Аңа каршы төндә чиркәүләрдә бәйрәм келәүләре уздырылды. Шэхэребез христианнары Христосның терелеп торуын билгеләр өчен Мамадышнын Ксения Римляныни храмына җыелдылар.

Премьералар сезоны талантларны барлады. Мамадыш тамашачысы бәлки әкият көткәндер, әмма барысы да нәкъ тормыштагыча булды.

Димитровград шәһәрендә Идел буе төбәкләре арасында милли көрәш буенча Бөтенроссия турниры үтте. Әлеге чара Россия Спорт министрлыгының төбәкара, бөтенроссия, халыкара, физкультура һәм спорт чараларының бердәм календарь планы кысаларында оештырылды. 
Район башкарма комитетының административ комиссиясе санитар-экологик икеайлыкның үзәгендә кайный. Авыл җирлекләре буенча рейдларны башлап та җибәрде алар. Аның беренчесе Тау иле төбәгендә оештырылган иде. Чираттагы сәфәр Усали зонасында.
Бу көннәрдә шәһәребезнең 1нче санлы мәктәбендә методик атналык үтә. Аның кысаларында барлык дәресләрне дә диярлек Сингапурлыларның укыту ысулын кулланып уздыралар. Аерым бер көнне чараларга кунак буларак әти-әниләр дә чакырулы иде. 

Мамадышлылар Алабуга кунакларына эйфель манарасын бүләк итте. Символик сувенирны район башлыгы Анатолий Иванов КФУ-ның Алабуга институты директоры Елена Мерзонга тапшырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International