Пасха

2015 елның 14 апреле, сишәмбе
12 апрельдә православие динен тотучылар Олы көнне, ягъни Пасханы билгелэп утте. Аңа каршы төндә чиркәүләрдә бәйрәм келәүләре уздырылды. Шэхэребез христианнары Христосның терелеп торуын билгеләр өчен Мамадышнын Ксения Римляныни храмына җыелдылар.

лайф
Узган ялларда христианлылар Олы кон бэйрэмен билгелэп уттелэр.р
Пасха Бөек пост тәмамлану һәм Христосның яңадан туу көне буларак билгелэп утелэ. Пасха бәйрәме яз сулышын, тереклек тантанасын гәүдәләндерә, тынычлык, шәфкать, гаделлек кебек мәңге үзгәрми торган кыйммәтләргә инануны ныгыта. Бу изге бәйрәм христиан рухи-әхлакый идеалларының бар гүзәллеген һәм бөеклеген чагылдыра, күңелләрен илаһи нур яктырткан кешеләргә гаиләне һәм җәмгыятьне ныклы әхлакый нигезгә кору, миһербанлылык тәрбияләү кебек игелекле эшчәнлектә көч өсти, мәдәни һәм тарихи традицияләрдән аерылмыйча яшәргә этәргеч бирә…
лайф
Менә инде ике меңъеллыкка якын вакыт дәвамында, елдан-ел изге храмнарда, коткаручы Иисус Христосның яңадан туу көне билгеләп үтелеп, кешелеккә изге сыйфатларны сеңдерә. Сүзләр, җырлар, иман китерү аша бу бәйрәм халык арасында алга сөрелә. 
Олы көн алдыннан православие динендэгелэр чиркәугә төнге келәүгә бара. Анда бәйрәм йоласын уздыралар. Бергәләп Христосны данлау, тәнгә сихәтлек сорау башкарыла. Келәүнең азагында “Христос терелеп торган!” дип әйткэннэн сон, колоколлар чыңлавы беткәч, һәрбер кеше “йортыма бәрәкәт, муллык килсен!” дип теләк тели. 
Пасха бәйрәме ел саен төрле көннәрдә уза, әмма ул гел якшәмбегә туры килә. Пасха белән бәйле башка бәйрәмнәрнең дә даталары күчмә санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International