Язгы боз китү

2015 елның 14 апреле, сишәмбе

Нократ елгасының бер өлешендә боз кузгалды. Кичә мамадышлылар әлеге күренешнең шаһитлары булдылар. Көннең икенче яртысында, аеруча кичке сәгатьләрдә, яр буеннан халык өзелмәде. 


Боз агымының тизлеге тәүлегенә уртача 5–6 км–ны тәшкил итә. Халыкта әлеге күренеш белән бәйле күп кенә сынамышлар да бар. Мәсәлән, “Әгәр дә боз чәршәмбе кузгалса, ел балыкка бай булачак, җомга көн китсә– киресенчә”. Яисә: “Боз туктый–туктый гына агып, урында диярлек эресә, яз һәм җәй авыр килер”,– дип тә әйтәләр. 2012нче елда бу күренеш 20 нче апрельдә искәртелгән иде. 2013нче елда боз ике көнгә иртәрәк кузгалган. Шушы көннәрдә боз тулысынча кузгалыр, дип әйтәләр.

Язгы  боз   китү  чорында күп күләмле су һәм  боз  шактый зур тизлек белән хәрәкәт итә. Елганың тар юлларында, утраулар янында, текә борылышларда зур бозлар өелеп, тоткарлыклар да барлыкка килергә мөмкин. Бу үз чиратында көчле су ташуларга һәм елга тирәсендәге җирләрне су басуга китерә. Язгы  боз   китү  төбенә кадәр ката торган кечкенә яки су биеклеге күтәрелеше зур булмаган елгаларда, карның әкрен эрүе сәбәпле, сирәк күзәтелә. Язгы  боз   китү  кечкенә елгаларда 7 көнгә, зур елгаларда 10 көнгә кадәр сузылырга мөмкин. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International